Нефть сатмасак, облигация сатарбыз

«Кара алтын» экспорты  Россия өчен гадәттән тыш әһәмиятле өлкә бүген. СССРны ничек екканнары хәтердә әле. Углеводородлар бәясе кискен түбән төшү импорт товарларга кытлык китереп чыгарды, сумга ышаныч бетте… Соңгысы базаларда товарлар өелеп торуга карамастан, бик зур базар дефицитына китерде.

Көнбатыш тагын бер тапкыр шушы уен картасын файдаланырга тырыша, һәм аек күз белән карыйк: аның моңа мөмкинлекләре җитәрлек. Үткән ел ахырында Европа көнгә 3 миллион баррель Россия нефтен һәм 1,5 миллион баррель нефть продуктларын сатып алган. Россия чыгарган нефтьнең 20 проценты Көнбатышка киткән дигән сүз бу. Җиң сызганып тотынсалар, бер-ике елда европалылар миллион баррельләрдән тулысынча баш тарта ала. Белгечләр быел ук апрель – май айларында Көнбатыш кулланучыларының бойкоты нәтиҗәсендә Россиядә «кара алтын» чыгару бер тәүлеккә өч миллион баррельгә кимеячәк, диләр. Бу 25 процентка тиң. Европа баш тарткан нефтьнең әлегә бары тик 5–10 процентын гына Көнчыгышка юнәлтеп булачак. Аңлашыла инде: Россия бюджеты өчен аяктан егарлык һөҗүм була ала бу, чөнки бюджет «күлмәге» нефть акчасына үлчәп тегелә. Әлегә бюджет гадәттән тыш зур табыштан гына колак какты, акча җитәрлек. Моңарчы җиткәннән артык акчаны офшорларга озатып бардык бит инде, үзебезнекен җитештерү өчен тотмадык диярлек. Хәзер менә шуның ачысын татырга туры килә.

Тик төшенкелеккә бирелеп, елап утырып булмый. Федераль хөкүмәттә әлегә оптимизм җитәрлек, читләргә әҗәткә биреп торырлык. Казнаны тулыландыруның бер юлы – облигацияләр, ягъни әҗәт кәгазьләре сату. Бюджет профициты шартларында да (бу юллар авторы карашынча, бер дә кирәкмәгәндә дә) соңыннан процент белән кайтарып бирү өчен байтак облигация сатылды, аны чит ил спекулянтлары да алды. Хәзер элек сатылган облигацияләрне түләргә кирәк. Бездә әҗәтне әҗәт алып түләү гадәткә кергән.

Федераль хөкүмәт биржа мәтәлчеге башланып бар нәрсәнең асты өскә килгәннән соң, биржа сәүдәсен туктатып торды. Россия компанияләренең кыйммәтле кәгазьләре чит мәйданнарда гына сатылды. Билгеле инде: анда алар бик очсызланды. Шундый мәзәк тә пәйда булды: «Газпром» акциясенең бәясе бер бит офис кәгазенең бәясе белән тигезләште, диделәр.

Бу атнада Үзәк банк бик сак кына биржа сәүдәсен башлап җибәрде. Әлегә компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре сатылмый, облигацияләр генә сәүдәгә куелды. Алар ун процент тирәсе очсызланды. Белгечләр бу арзанаюны начар түгел дип саный. Бөтенләй чүп бәягә кадәр төшү ихтималы да бар иде бит. Бездә сәүдә схемасы шундый бит: Үзәк банк акча басып банкларга өләшә дә, банклар хөкүмәт облигацияләрен сатып алалар. Элек сатып алган облигацияләрнең бәясе төшү – банклар өчен югалту ул. Бөтен оптимизм шуңа гына нигезләнгән: югалту ун процент кына, күбрәк тә була ала иде.

Әлегә вазгыять шундый. Облигация сату инфляция югалтуларын капламый. Иртәгесе көн сәүдәсе турында берни дә әйтеп булмый.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү