Путин дустанә булмаган илләргә газны сумнарда сатарга кушкан

Газ контрактларда күрсәтелгән күләмдә һәм шундагы бәядән җибәреләчәк.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илнең табигый газ җибәрүгә түләү өчен үз дәрәҗәсен төшергән валютаны – доллар һәм евроны кабул итмәячәген белдергән.

Владимир Путин әйтүенчә, ул дустанә булмаган илләргә табигый газны Россия сумында сату турында карар кабул иткән. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, газ контракта күрсәтелгән күләмдә һәм шундагы бәядән җибәреләчәк.
Путин шулай ук чит илләр кулланучыларның Россия газы өчен сумнарда түләү мөмкинлеген табарга тиешлеген әйткән.


Фикер өстәү