Путин ташламалы ипотека буенча ставканы 12 процентка җиткерүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставканы 12 процентка җиткерү һәм авыл, гаилә, Ерак Көнчыгыш ипотекалары буенча процент ставкаларын саклап калу турында вице-премьер Марат Хөснуллинның тәкъдимен хуплаган. Бу хакта ул Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәсендә сөйләп үткән.

“Ипотека базарында хәлләрнең ничек үзгәрүен күреп, аңлап торабыз. Чынбарлыкта булырга тиешле кредит ставкасы, әлбәттә, нык артты. Уртача ул 20 процент чамасы һәм аннан күбрәк булырга тиеш иде. Шундук әйтеп куям: махсус ипотека программалары буенча ставкаларны үзгәртмәячәкбез. Тәгаенләп әйтсәк, гаилә ипотекасы буенча – 6%, авыл ипотекасы – 3%, Ерак Көнчыгыш ипотекасы буенча – 2% дәрәҗәсендә сакланып кала”, – дигән дәүләт башлыгы.

Аның әйтүенчә, ташламалы ипотека ставкасы 12 процентка җитсә дә, ул барыбер базар ставкасыннан ике тапкыр диярлек кимрәк.

Владимир Путин шулай ук бүгенге авыр шартларда сыйфатлы заманча торак төзергә ниятләүче төзелеш компанияләрен ташламалы кредитлау программасын булдырырга кирәклеген әйткән.


Фикер өстәү