Фәрит Мөхәммәтшин: «Көчләребезне берләштерер чак»

Катлаулы чорларда бердәмлек сынала. Татарстан халыклары ассамблеясы Советының чираттагы утырышындагы төп фикер әнә шул булды. Утырышта 2021 елга нәтиҗәләр ясалды, 2022 елга максатлар билгеләнде.

Быел Татарстан халыклары ассамблеясы 30 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, ассамблея Советы  җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның үсеш-үзгәреш тарихына тукталды. «Хәзерге вакытта Татарстан халыклары ассамблеясы 249 милли иҗтимагый берләшмәне берләштерә. Ассамблея оешканнан бирле республикадагы милли хәрәкәт географиясе киңәя. Әйтик, узган ел дәвамында гына да без Буада Дуслык йорты, Татарстан буенча җиде вәкиллек һәм ике милли-мәдәни берләшмә ачтык», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин илдәге вазгыятьнең әле дә катлаулы саклануын әйтте һәм караңгы чорларда бердәмлекнең чын мәгънәсендә сыналуына берничә мәртәбә басым ясады. «Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге шунда ки, аларның чишелеше юк, ягъни аларга даими игътибар кирәк. Бигрәк тә, бүгенге вазгыятьтә. Татарстанның күпмилләтле халкы һәрвакыт бердәм булды, бүген дә уртак гамәлләре белән шуны раслап тора. Әйтик, шушы көннәрдә 25 оешма, 50дән артык милләт вәкиле белән берлектә Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченергә мәҗбүр булучылар өчен 3 млн сумнан артык гуманитар ярдәм җыйды».

Халыклар ассамблеясы Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев исә 2021 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. «Узган ел Татарстанның этномәдәни тормышы якты һәм бай булды. Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы безгә бик күп масштаблы чаралар бүләк итте», – диде ул. Комитет җитәкчесе үз чыгышында миграция мәсьәләләренә аерым тукталды. «Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе статистикасы буенча, 2021 елда 256 меңнән артык чит ил кешесе миграция исәбенә кертелгән. Аларның күбесе (63 мең) – эшкә, 30 меңнән артыгы шәхси максат белән килсә, 25,5 мең кеше Татарстанда белем ала. Ассамблея миграциягә   бәйле проблемалар һәм хокук яклау мәсьәләләрен хәл итү буенча профилактик эшне даими рәвештә алып бара», – дип сөйләде Яковлев.

Утырышта «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге җитәкчесе Майя Хухунашвили да катнашты. Хәзерге вакытта мәктәпкә 448 бала йөри икән. Фәрит Мөхәммәтшин сыйныфларны киңәйтергә һәм мөгаллимнәр җәлеп итәргә кирәклеген искәртте. «Мондый очрашуларда проблемалар турында күбрәк сөйләсәк иде. Хәл итү юлын ничек тә табарбыз», – диде ул.

Инде әйтелгәнчә, майда Татарстан халыклары ассамблеясы төзелүгә 30 ел тула. 2022 ел Россиядә Мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Республика һәм бөтен мөселман дөньясы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк. «Алда безне күп чаралар көтә. Көчләребезне берләштерер чак. Милләтара тынычлык һәм татулыкның уртак эшебезнең нигезе булуын онытмасак иде», – диде Мөхәммәтшин.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү