«Yummy Musiс» лейблы музыкаль бәйге игълан итә

«Yummy Music» лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйгедә катнашырга чакыра.

Музыкаль бәйгедә автор-башкаручылар катнаша ала. Моның өчен бары тик үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Башкаручыларның саны чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе белән әлеге сылтама (https://vk.com/wall-1431363_6383 ) аша кереп танышырга мөмкин.

Гаризалар 7 апрельгә кадәр кабул ителә.
8-15 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» ВКонтактедагы төркемендә (https://vk.com/mintatsoy) иң яхшы башкаручыга тавыш бирү узачак. Ә инде 3 җиңүче 26 апрель көнне Бауман урамында чыгыш ясарга чакырылачак.

Җиңүчеләр үз чыгышларын заманча төркемнәр белән бергә әзерлиячәк. Быелгы фестивальнең кураторлары — «Gauga», «ОММАЖ» һәм «Shanu»төркемнәре.


Фикер өстәү