Ураза – барлык изгелекләрнең нигезе

Изге рамазан ае башланырга бер атна вакыт калып бара. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. 2 апрель – уразаның беренче көне. Адәм баласыннан бик зур ихтыяр көче, рух ныклыгы таләп иткән гөнаһлардан чистарыну, яңару аена аяк басабыз. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән рамазан аеның асылы, ураза тоту тәртибе турында сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, рамазан аенда ураза тотуның әһәмияте нидә?

– Ашамыйча, эчмичә тору – рамазан аендагы барлык изгелекләрнең нигезе. Йорт салгандагы кебек үк шушы нигез нык булса, калган бар нәрсә яхшы булыр. Сәхәрдән ифтарга кадәр ашамыйча торып, шушы нигезне ныгытып куябыз. Аннары инде аның өстенә курыкмыйча баганалар да утыртырга мөмкин. Баганалар дигәндә, намаз уку, зәкят бирү, хаҗга бару кебек изге гамәлләрне күздә тотуым. Шул рәвешле ел дәвамында инде бу бинага түбә дә ябабыз.

Кемнәргә ураза тоту киңәш ителми?

– Юлда, сәфәрдә булмаган, авырмаган кеше ураза тотарга тиеш. Авыруы көчәйгән чор булса, кеше уразаны соңрак, хәле уңайлангач тота ала. Йөкле, яңа гына бала тапкан яки бала имезүче хатын-кызга ураза тотмаска киңәш ителә. Күрем вакытында да ураза тоту тыела. Җитди сәбәп аркасында ураза тота алмаган кеше тотмаган көннәре өчен фидия сәдакасы биреп, ураза тоткан кешене ашата ала.

– Фидия сәдакасын тагын кайларга, кемнәргә бирергә була? Аны биргәндә нәрсә дияргә кирәк?

– Быел фидия сәдакасының Диния нәзарәте тарафыннан расланган күләме бер көнгә 300 сумны тәшкил итә. Фидия сәдакасын ифтар ашлары уздырган мәчетләргә тапшыру хәерле. Анда ураза тотучыларны сезнең исемнән ашатачаклар. Фидия сәдакасын мохтаҗларга, балалар, картлар йортларына, ятимнәргә дә бирсәң була. Моның өчен Аллаһы Тәгалә һичшиксез әҗер-савабын бирер. Фидия сәдакасын җаваплы кешегә тапшырганда: «Бу – минем фидиям. Йа Раббым, фидиямне кабул кыл, уразаның савабын бир», – дип ниятләп бирергә кирәк. Аны кычкырып әйтү мәҗбүри түгел.

– Фидия сәдакасын тапшыргач, син ай буе ураза тоткан булып саналасыңмы?

– Юк, фидия сәдакасын бик нык авырган, чиренең дәвасы булмаган яки бик олы яшьтә булу сәбәпле ураза тота алмаган кеше генә бирергә тиеш. Ураза тотарга мөмкинлеге була торып та, моны эшләмәгән кешеләр, фидия сәдакасы биреп кенә савапка ия булмый.

– Фытыр сәдакасын һәркем бирергә тиешме?

– Фытыр сәдакасын һәркем бирергә тиеш. Ләкин әгәр кеше үзе дә мескен хәлдә булса, күпме булдыра ала, шуның кадәр бирергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны бер хөрмә рәвешендә генә бирсәң дә була дигән. Әмма Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, белә. Шуңа күрә, мөмкинлегең бар икән, фытыр сәдакасын бер хөрмә белән генә бирсәң дә була икән дип, тынычланырга ярамый.

– Беренче тапкыр ураза тотучыларга нинди киңәш бирер идегез?

– Иң беренче чиратта аларга, шикләнмәгез, дияр идем. Юкса күпләр уразага керер алдыннан, булдыра алырмынмы-юкмы, дип баш вата. Шикләнсәң, булдыра алмыйсың. Шуңа күрә: «Йа Раббым, көч-куәт бир! Синең ризалыгың өчен ураза тотам», – дигән ният белән уразага керегез һәм, иншә Аллаһ, җиңел генә үтәрсез.

– Кешедән: «Ураза тотасыңмы?» – дип сорарга ярыймы?

– Һәр сорауның әдәбе бар. Әйтик, сез кешене ифтар ашына кунакка чакырырга телисез, ди. Шунда сез аннан җайлап кына: «Син уразалымы?» – дип сорап куясың. Ник дигәндә, ифтар ашы уздырганда уразалы кешеләрне ашатсаң, савабы күбрәк була. Андый чакта кешедән: «Ураза тотасыңмы?» – дип сорауның бернинди начарлыгы да юк. Әмма моны әдәп белән, кешенең дәрәҗәсен төшермичә, аны үпкәләтмәслек итеп эшләргә кирәк.

– Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

– Кайберәүләр сәхәргә тора алмый, йоклап кала. Андый чакта сәхәр ашамыйча да ураза дөрес булыр. Ләкин уразаны сәхәр ашап, дога кылып тоту иң бәрәкәтлесе санала. Ник дигәндә, ул вакытта бөтен догалар кабул була.

– Ерак юлга чыкканда ураза тоту дөресме?

– Бу кешенең үз ихтыярында. Тотмаган очракта да ул шушы юлдагы көннәре өчен уразаны соңрак тотып бетерә ала. Аллаһы Тәгаләдән моңа рөхсәт бар. Әмма Ул, адәм баласы юлда да ураза тотса, хәерлерәк, ди.

– Ураза вакытында никах укытырга ярамый, диләр.

– Ураза аенда никах укыту, исем кушу кебек йолаларның барысы да рөхсәт ителә. Ләкин табын  авыз ачканнан соң гына корылырга тиеш.

– Уразалы кешегә мунча керергә рөхсәт ителәме?

– Ураза тотканда юыну, мунча керү рөхсәт ителә. Иң мөһиме – ул сиңа зыян китермәскә тиеш. Мунча кереп, чабынып, су эчәсе килеп әлсерәп йөрсә, бу бер дә дөрес булмас. Мунча керүдән аермалы буларак, уразалы килеш бассейнда йөзү тыела. Чөнки без үзебез дә сизмәстән суны йотып җибәрә алабыз.

– Ураза тотканда чәч кисәргә, чәч буярга ярыймы?

– Алар уразаны бозмый. Аллаһы Тәгалә матурлык яклы. Шуңа күрә без дә һәрчак матур булырга тиеш.

– Күзгә, колакка дару салу, укол ясату, сөлек салу уразаны бозамы?

– Кан бирү, сөлек салу, хижама ясау уразаны бозмый. Уразада килеш витаминлы уколлар ясатырга ярамый. Чөнки ул безгә көч бирә, шуңа ашау белән бер дәрәҗәдә санала. Ә гадәти укол ясату рөхсәт ителә. Шулай ук ураза тотканда борынга һәм колакка дару салу да рөхсәт ителми. Чөнки алар тамак аша уза.

– Тәравих намазын уку бөтен кешегә дә мәҗбүриме?

– Тәравих намазының савабы бик зур. Шуңа күрә аны мәчеткә барып укысаң, хәерлерәк. Җаегыз булмаса, аны өйдә, гаиләгез белән укыгыз.

– Сәхәр һәм ифтарда нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәк?

– Иң беренче һәм иң төп шарт – ашаган бар ризык хәләл булырга тиеш. Сәхәрдә безгә көне буена җитәрлек ризык ашау, күп су эчү хәерле. Кыздырган, майлы әйберләрне ифтарга калдырсаң яхшырак. Ник дигәндә, алар көне буе су эчәсе китерәчәк.

– Ураза Гаетендә, иртүк торып, коймак пешереп, таба исе чыгарабыз. Пәйгамбәребез чорыннан килгән йоламы бу?

– Бәйрәм көнендә таба исе чыгару йоласы пәйгамбәребез чорыннан ук килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бәйрәм итегез. Ирләрегез бәйрәм намазыннан кайта. Бу рух урамнан ук сизелеп торсын», – ди торган булган. Шуңа күрә без гает бәйрәмнәрен Рәсүлебез кушканча коймак, тәбикмәк пешереп бәйрәм итәбез.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү