• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Алмаз хәзрәт Галимҗанов: «Мин карт, миннән булмый», – димик

    Алмаз хәзрәт Галимҗанов: «Мин карт, миннән булмый», – димик

    Бер илдә. Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуына бер ел булды

    Бер илдә. Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуына бер ел булды

    «Ватаным Татарстан»да өлкәннәрне хөрмәтләделәр

    «Ватаным Татарстан»да өлкәннәрне хөрмәтләделәр

    Урын өстендәге кызын чит илдән алып кайта алмый интегүче ана: «Булышыгыз миңа, кешеләр!»

    Урын өстендәге кызын чит илдән алып кайта алмый интегүче ана: «Булышыгыз миңа, кешеләр!»

    Җеннәр чыгаручы Фәрит хәзрәт Кадыйров: «Нигә бу кешегә кердең?» дип сорагач, гашыйк булдым, ди»

    Җеннәр чыгаручы Фәрит хәзрәт Кадыйров: «Нигә бу кешегә кердең?» дип сорагач, гашыйк булдым, ди»

    Казанда фән атналыгы ничек үтә?

    Казанда фән атналыгы ничек үтә?

    Альфред Якшимбетов: «Җыр язганда хатынга чыгып торырга туры килә»

    Альфред Якшимбетов: «Җыр язганда хатынга чыгып торырга туры килә»

    Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

    Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

    Риман Гыйлемханов: «Тыныч тормыштан кем туйган?!»

    Риман Гыйлемханов: «Тыныч тормыштан кем туйган?!»

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ҮЗБӘК

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ҮЗБӘК

    Догалар кылынды, теләкләр әйтелде

    Догалар кылынды, теләкләр әйтелде

    Зөлфия Галәүетдинова: “Янгын чыгып, апабыз йортсыз калды”

    Зөлфия Галәүетдинова: “Янгын чыгып, апабыз йортсыз калды”

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    «Ирем белән 8 ай бергә яшәмим. Миңа кул күтәрде…»

    «Ирем белән 8 ай бергә яшәмим. Миңа кул күтәрде…»

    Кура үсентеләрен кайчан кисәргә?

    Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ

    Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ

    Сарымсак сортын яңарту буенча КИҢӘШ

    Сарымсак сортын яңарту буенча КИҢӘШ

    Терапевт Анастасия Яковлева: «Температураның түбәне дә, югарысы да куркыныч»

    Терапевт Анастасия Яковлева: «Температураның түбәне дә, югарысы да куркыныч»

    «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

    «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

    Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый? Табиб-терапевт киңәшләре

    Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый? Табиб-терапевт киңәшләре

    Бакчачы Рәис Шәкүров: Бу бәрәңге сортының өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә

    Бакчачы Рәис Шәкүров: Бу бәрәңге сортының өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (14.09.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (14.09.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (07.09.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (25.07.2023)

    ТР Законнары (21.07.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (13.07.2023)

    ТР Законнары (13.07.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (06.07.2023)

    ТР Законнары (20.06.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Интервью

Марат Кәбиров: «Азмы-күпме калган гомерне юк-барга әрәм итәсе килми»

- ieditor
25.03.2022
- Интервью
0
Марат Кәбиров: «Азмы-күпме калган гомерне юк-барга әрәм итәсе килми»
0
Карулар
Share on Twitter

Хәзерге заманда иҗатыңны да, шәхесеңне дә пропагандаларга кирәктер. Шуңа күрә, фотоны булса да чыгар, дип артыңнан калмый тагылып йөрүче иҗатчыларга да күнектек бугай инде. Активлык хуплана торган замана… Ә Марат Кәбиров шуларның нәкъ киресе. Китаплары 5, 7 мең тираж белән чыккан язучы Тукай премиясенә бәйле ярышларда да катнашмый. Аның әлеге бүләккә, шуңа бәйле вазгыятькә – үз карашы. Әнә шул хакта сөйләштек тә инде.  

– Марат абый, Тукай премиясенә быелгы кандидатлар арасында синең исем дә бар. Әлеге исемлек билгеле булгач, үзенә күрә ярыш башлана. Кандидатлар халык белән очрашулар оештыра, матбугатта исемнәре ешрак күренә башлый. Син үзең бу җәһәттән активмы, пассивмы? Кандидат булу язучыга нәрсә бирә?

– Язучыга нәрсә бирүен төгәл әйтә алмыйм инде мин. Ләкин бер кызык ягына игътибар иттем әле. Гадәттә, әйтәләр бит инде: «Ник синең бер премияң дә, мактаулы исемең дә юк?» – диләр. Моны журналистлар да, язучылар да, әдәбият белгечләре дә, башкалар да сорый. Кайберәүләр хөкүмәтне, җаваплы кешеләрне гаепләргә тотына: «Вәт, менә шундый язучыны да күрмиләр, тиешенчә бәяләмиләр!» – дип сөрәнлиләр. Ләкин теге язучыны берсе дә бернинди премиягә дә тәкъдим итми. Мине быел «Ватаным Татарстан» газетасы тәкъдим итте. Рәхмәт! Хәзер шундый тәкъдим булгач, теге кешеләр, адым саен: «Ник сиңа бер премия дә бирмиләр? Шундый язучыга!..» – дип шаулашкан журналистлар, әдәбият белгечләре һәм башкалар шатланышып пыр тузарга тиеш бит инде. Әлеге автор турында язарга, әсәрләренә күзәтү ясарга, рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре чыгарырга тиешләр. Хаклык тантана итүенә шанс бар хәзер. Аларның теләге чынга ашарга мөмкин. Мантыйк буенча шулай бит инде. Ләкин беркем берни дәшми. Тынлык.

Үзем турында гына әйтмим, барлык язучыга да кагыла бу. Шуңа күрә кайбер авторлар үзләре нәрсәдер оештырырга мәҗбүр була, очрашулар, матбугаттагы чыгышлар, каләмдәшләренең фикерләре. Гаепләп әйтмим, гаепли торган нәрсә түгелдер инде бу. Тик үзем андый нәрсәләргә бармадым. Ниндидер каләм әһеленә: «Минем хакта яз әле», – дип ялынып йөрү минем өчен түгел.

 Әгәр бүләк икән, ул язучының шәхси катнашыннан башка бирелергә тиеш. Ялынып йөреп алынган теләсә кайсы премия бүләк булудан туктый, ул хәергә әйләнә. Хәер эстәгән язучыда өмет юк.

Җырларымда — сезнең язмышлар | Марат Кәбиров шигырьләре

– Кемдер аны үзенә реклама, ди. Исеме ешрак телгә алына бит.

– Кем өчендер, бәлки, шулайдыр. Тик моның икенче ягы да бар бит әле. Әгәр исемеңне телгә алулар премия белән бәйле рәвештә генә ешая икән, бу бүләккә синең хакың бармы? Шундый сорау да туарга мөмкин.

– Кемдер премияне дәүләт минем алдагы бурычын кайтара дип кабул итә.

– Юк, мин алай дип уйламыйм. Әлбәттә, фантастика, фэнтези кебек жанрларда да эшләгәнем бар. Ләкин: «Дәүләт бурычын кайтара», – дип уйлау өчен бик зур фантазия кирәк. Мин ул дәрәҗәдә үк фантаст түгел.

– Ә чынлыкта Тукай премиясенең дәрәҗәсе нинди?

– Тиешле дәрәҗәдә түгел бугай. Белмим, моңа нәрсә сәбәпчедер. Менә берәр язучы чит илдә, әйтик, Англиядә берәр әсәр бастырып ниндидер кәҗә медале тагып кайта икән, и, шуны күккә чөйгән булалар. Гади халык та, зыялылар дип аталган катлау да шулай итә. «О-о, ул бит Англиядә премия алган!» – диләр. Тегене бөтен дөнья беләдер кебек кыланалар. Эт тә белми инде югыйсә. Ә Тукай премиясе ниндидер гадәти, гади бүләк шикелле кабул ителә. Чөнки без үз хәзинәләребезне кадерли белмибез. Без аларга «татарныкы гына бит бу» диебрәк карыйбыз. Үзебезне икенчел дип кабул итүгә күнегеп киләбез. Татарның үз-үзенә карашы үзгәрсә генә ул үз байлыкларын кадерләргә өйрәнәчәк. Үзеңнеке үзәктә булырга тиеш.

Марат Кәбиров: Мин сезгә нәрсәдер бирергә теләдем, тик сез алырга теләмәдегез

– Ә нинди булырга тиеш?

– Миңа аның исеме ошый. Тукай исемендәге дәүләт премиясе… Халыкның Тукае да, дәүләте дә булуга ишарәли.

Бу премия татар дөньясының иң югары бүләге бит инде. Нобель премиясе шикеллерәк. Аңа караш та шул дәрәҗәдәрәк булырга тиештер. Үз халкыңның иң югары бүләге бүтән халыкларның иң югары бүләгеннән кадерлерәк булырга тиеш. Үз әнкәңнең рәхмәте кебек бит инде ул.

– Алты язучы, дүрт театр, өч рәссам, ике музыкант, тарихчы, галимә, хореограф, фотограф. Шундый мөмкинлек бирелсә, болар арасыннан кемгә Тукай премиясен бирер идең?

Марат Кәбиров: Күп нәрсәләргә вакытым җитмәде, аеруча, гаиләгә…

– Белмим. Бу хакта уйлап та караганым юк. Тумаган тайның билен сындырып утырыр яшьтән узганмын бит инде.

– «Китап» романы, синеңчә, киң катлау укучыга барамы? Ул нинди аудиторияне күз уңында тотып язылган?

– «Киң катлау укучы» ул бик шартлы төшенчә инде. Мавыктыргыч сюжетка корылса да, «Китап» бик гади әсәр түгел, әллә ничә катламнан тора. Белеме һәм тормыш тәҗрибәсе чамалырак кешеләр аның өске катламын гына күрә ала. Төпкәрәк төшү өчен әдәби барыш, фәлсәфә, дин, психология, яңа чор технологияләре белән таныш булу кирәк. Заманнан артта калган ачы наданнар бернәрсә дә аңламаячак. Бу очракта укучының яше, җенесе, нинди милләттән булуы да мөһим түгел бугай.

– «Китап» һәм хәзерге яшәеш арасында аерма бармы әле?

– Әсәр язылган вакытта фантастик элементлар бик күп шикелле иде. Хәзер инде аларның күбесе чынбарлыкка әйләнеп бетте. Акыллы йорт, мәсәлән, голограммага нигезләнгән күренешләр… Хәтта туктаусыз реклама тәэсирендә гамәл кылучы кешеләр дә… Күп инде… Мин, әлбәттә, автор буларак, моңа сөенәм. Димәк, бик күп нәрсәләрне алдан күрә белгәнмен. Шул ук вакытта борчылам да. Әсәрдәге күренешләрнең чынбарлыкка әйләнүе ул куркыныч нәрсә, хәтта фаҗига дип әйтерлек. Мин бит инде шушы фаҗига турында кисәтергә теләгән идем. Ишетүче генә табылмады. Кызганыч инде бераз.

– Фентези, хоррор татар әдәбиятында үз урынын тапты дип әйтә алабызмы?

– Бүген бездә ул бар дип әйтә алабыз. Сыйфатлы хоррор. Миңа кадәр юк иде. Кайбер әсәрләрдә кулланылган аерым элементларны исәпкә алмаганда, әлбәттә. Бүген ул тулы канлы жанр буларак бар. Романнар, повестьлар, хикәяләр рәвешендә. Мин эшләдем. Мактануга охшый инде болай дисәм, тик бу чынлап та шулай. Һәм иң мөһиме аның укучылары бар.

– Алай дисәң, фантастика дигәне дә туктап калды түгелме?..

– Шулай булырга тиеш ул. Хәзерге чор фантастика өчен җиңел түгел, чөнки технологияләр күз иярмәс тизлек белән үзгәреп тора. Бүген фантастика дип язган әсәрең берничә елдан соң көнкүреш романы булып тоелырга мөмкин. Иң яхшы дигәндә шулай. Мин менә Станислав Лем фантастикасын яратам. Тик аның киләчәктә, алга киткән җәмгыятьтә, полароид белән фотога төшереп йөргән персонажлары елмаерга мәҗбүр итә. Саф фантастика жанрында эшләү өчен тарихны өйрәнгән шикелле итеп киләчәкне өйрәнергә кирәк. Анда да әле хатадан азат булмаячаксың. Фантастика язу бүген тарихи романнар язудан да авыррак. Һәм бу жанрны укучылар күп түгел, ә гадел бәяли алучылар тагын да азрак. Юмор белән фантастикадан да тизрәк искерә торган жанр юк бүген. Ә Клиффорд Саймакның «Шәһәр»е кебек әсәрләр дөнья әдәбиятында да бик сирәк туа. Киләчәк заман турында язылган бу роман бүгенге чорны сагынырга мәҗбүр итә. Бездә әлегә андый дәрәҗәдәге фантастлар юк. Моны хәтта мин дә булдыралмыйм.

Марат Кәбиров: Әллә кайдан милиция машинасы килеп чыга һәм тәртип сакчылары мине эләктереп ала

– Җәмгыятьтә барган хәлләрне җәһәт эләктереп алып әсәр язучылар аз. Син шундыйлардан. 175 нче мәктәп фаҗигасенә багышланган повестең дә бар. Син актив, ә укучың активмы? Артыңнан өлгерәме?

– Кайчагында миңа язучы үз чорының иң актуаль мәсьәләләрен чагылдырырга тиештер кебек тоела. Шул тойгы язарга этәргеч бирә бугай. Менә әле пандемиягә кагылышлы повесть тәмамланып килә. Тагын берничә идея бар. Хәзер мин төп көчемне әдәбиятка багышларга тырышам. Осталык та, тормыш тәҗрибәсе дә әйбәт әсәрләр язарга мөмкинлек бирер дәрәҗәдә. Азмы-күпме калган гомерне юк-барга әрәм итәсе килми. Шуңа тиз дә, күп тә язган кебек тоеламдыр. Ә укучылар… Барысы да өлгерә дип әйтеп булмый инде. «Күп яза, укып өлгереп булмый», – дип ачыктан-ачык әйтүчеләре дә хәтсез аның. Ләкин төп өлеше бар, мин аларны «Даими Укучым» дип йөртәм. Алар һәр әсәремне бер атна эчендә сатып алып бара. Укыйлар, фикерләрен белдерәләр. Рәхәт. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

– Тукай премиясен алдың ди. Аны нинди эшкә тотар идең?

– Ай-һай, бирерләр микән… Мин моңа тамчы да ышанмыйм. Бирмиләр аны миңа. Ә кандидатлыкка ризалашу тәкъдим итүчеләрнең күңелен төшермәс өчен генә иде. Редакцияң сиңа игелек эшли, хөрмәт күрсәтә, ә син баш тартасың – яхшы түгел бит инде. Моннан мин бернәрсә дә югалтмадым. Бераз тәҗрибә арттырдым бугай. Ул тәҗрибә дә ниндидер эшкә китәчәктер инде.

– Синең юраганың еш чынга ашамы?

– Әйе.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Тэглар ӘдәбиятГөлинә ГыймадоваинтервьюМарат Кабиров
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды

15:23

«Тәмле булсын» рестораны ишегалдында 150 килограмм авырлыктагы иң зур гөбәдия пешерде

14:02

Профессор кабыгы файдалырак булган җимешне атап үткән

13:10

Рөстәм Миңнеханов: Яңа республикаларда миллионлаган кешене сайлавы — безнең уртак язмыш һәм меңъеллык тарих

12:09

Роспотребнадзор: Класстагы укучыларның 20 проценты авырса, сыйныф каратинга җибәреләчәк

11:12

Табиб-терапевт Регина Галиуллина бил авыртканда нишләргә ярамаганлыгын аңлатты

10:40

Путин россиялеләрне яңа төбәкләрнең Россия белән яңадан берләшүе көне белән котлады

09:05

Махсус хәрби операциядә катнашучы депутат Казандагы урамны Донбассның Россия белән яңадан кушылуы көне хөрмәтенә атарга тәкъдим итте

08:36

Украина гражданнарына паспорт һәм туу таныклыгы күрсәтеп Россиягә керү рөхсәт ителде

17:23

Рафаэль Ильясов каберенә истәлек ташы куелды

16:30

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең тулы вәкаләтле илчесенә рәхмәтен белдерде

16:00

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның тулы вәкаләтле илчесе Паван Капур белән очрашты

15:57
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Җеннәр чыгаручы Фәрит хәзрәт Кадыйров: «Нигә бу кешегә кердең?» дип сорагач, гашыйк булдым, ди»

29.09.2023

Альфред Якшимбетов: «Җыр язганда хатынга чыгып торырга туры килә»

29.09.2023

Авыл халкы нинди грантларга өметләнә ала?

29.09.2023

«Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

27.09.2023

Яльчиктагы давылда зыян күргән гаилә турында: «Килен белән сабыйларның «кырыгы»н уздырдык, Ринат хастаханәдән чыкты инде»

11.09.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 11 Сен 2023 - 14:35 АнонимАнын беткэне дэ юкТатарстанда грипп һәм коронавирус инфекциясенең кайчан көчәячәген аңлатканнар
  • 7 Сен 2023 - 06:48 АнонимБик тетрәндергеч язма.Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык
  • 1 Сен 2023 - 17:14 АнонимСүбхәнәЛлаһ,, Сүрия апа кызы!!! Иҗади уңышлар телим, сеңелем!Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»
  • 23 Авг 2023 - 23:48 АнонимУрыны җәннәттә булсын иде.ТНВ каналы алып баручысының гаиләсенә кайгы килгән
  • 21 Авг 2023 - 13:29 РусланКайчан доресен эйтэ инде алар,тем более депутатлар?!Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!