Шәхси хуҗалыклар нинди ярдәмгә өметләнә ала? 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен сыер тотучы хуҗалыклар өчен субсидияләрне августта бүлеп бирә иде. Быел бу ярдәмне иртәрәк – апрель һәм май айларында алачаклар. Бу хакта журналистларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге ярдәм чарасы быел да, узган елдагы шикелле үк, «Минем субсидияләр» платформасы аша эшләнәчәк. Шулай ук халык әлеге сораулар буенча авыл Советына да мөрәҗәгать итә ала.

– Бу системада теркәлгән кеше шәхси бите аша субсидия алыр өчен гариза тапшыра. Авылда 900 мең тирәсе халык яши. Ләкин аларның барысы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнми. Кемнең ничә терлек тотуын күреп, белеп торабыз, – диде Ришат Хәбипов.

Узган ел 35 меңнән артык гариза тапшырылган булган. Субсидия күләменә килгәндә, үзгәрешләр юк. Бер сыер тотучыга – 2000 сум, икене асраучыга  – һәр сыерга  3000әр сум, өч һәм аннан да күбрәкне асраучыларга сыер башына 4000 сум акча каралган. Быел әлеге ярдәм өчен бюджетта 350 млн сум каралган. Моннан тыш, ветеринария чыгымнары өчен һәр сыерга 300 сум акча бирелә.

Билгеле булганча, республикада тана сатып алучыларга матди ярдәм чарасы каралган. Моңа кадәр Ришат Хәбипов татар эшмәкәрләре белән очрашкан вакытта быел әлеге субсидия күләме ике тапкыр арттырылганлыгын әйткән иде.

– Узган ел хуҗалыктан алынган танага – 30 мең сум субсидия бирелсә, быел аның күләме 60 меңгә кадәр җитте. Токымлы тана өчен моңа кадәр 40 мең сум каралган иде, быел аны 70 меңгә җиткердек, – диде Ришат Хәбипов Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре белән очрашуда.

Субсидия күләме арту таналар кыйммәтләнү белән бәйле. Министр урынбасары сүзләренчә, бүгенгә яхшы тана алу өчен 120–150 мең сум акча кирәк. Шәхси хуҗалыгында сыерлар санын арттырырга теләгән кешеләргә абзар салу өчен дә субсидия күләме быел сизелерлек арткан.

– 2–3 сыеры булып, аларның санын бишкә җиткерергә уйлаган кеше абзар, мини-ферма төзү өчен моңа кадәр 200 мең сум субсидия ала иде. Без быел аның суммасын 300 мең сумга җиткердек. Сыерлар санын сигез башка җиткерү бурычын куйган кеше өчен субсидия күләме 400 меңнән 600 меңгә кадәр күтәрелде, – диде Ришат Хәбипов.

Фермерларга ярдәм чараларына килгәндә, алар берничә төрле грант ота ала. Акчаның 60 проценты – федераль, 40 проценты республика бюджетыннан бирелә. Татарстанда фермерлар, кооперативлар өчен «Агропрогресс», «Гаилә фермаларын үстерү», «Авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базаларын үстерү», «Агростартап» программалары эшли.

– Бәяләр үсүен исәптә тотканда, әлеге грантларга бүлеп бирелгән акча җитәрлек түгел дип саныйбыз. Ләкин шул ук вакытта катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. Моңа кадәр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр арасында бераз сабыр итәргә карар кылучылар да бар. Чөнки безнең тармакта югалтулар да бар. Икмәк өчен һәрвакыт көрәш бара. Быел исә без зур уңыш алуга өметләнәбез, – диде Ришат Хәбипов.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Саннар

Татарстанда 465 мең шәхси хуҗалык бар.

Аларда 300 мең мөгезле эре терлек, 100 мең сыер исәпләнә.

Узган ел авыл хуҗалыгы кооперативлары тарафыннан 8 млрд сумнан күбрәк продукция җитештерелгән. Бу – 2020 ел белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк дигән сүз.

Татарстанда 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар.


Фикер өстәү