Милли мәдәниятне кайгыртырга соңга калмадыкмы?

Милли геройлар, яшь режиссерлар, «импортланган» рухи кыйммәтләрне үзебезнекенә алыштыру, яшьләрне мәдәният учакларына җәлеп итү –  Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышының төп мәсьәләләре әнә шул булды. Милли мәдәниятне кайгыртырга соңга калмадыкмы? Ул үзебезне канәгатьләндерерме?

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы Рөстәм Миңнехановның мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавыннан башланды. Президент фикеренчә, бүгенге вазгыятьтә бу һөнәр ияләренең әһәмияте аеруча зур: «Бүген Россия Көнбатыш тарафыннан гаять зур басым астында яши. Ялган мәгълүмат һәм фейклар таратып, безнең илне һәм халкыбызны ямьсез яктан күрсәтергә тырышалар. Традицияләребез һәм рухиятебезгә таянып, дәүләтебезне, бәйсезлегебезне саклап калырга телибез икән, без бүген бердәм булырга тиеш. Россия һәрвакыт мәдәни традицияләре белән көчле булды», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада һәрьяклап үсешкә омтылучы, социаль яктан җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.

– Белем багажы булу – бер хәл. Тик балаларның креатив фикерләвен үстерүдә төп рольләрне иҗат һәм мәдәният уйный. Милли бәйрәмнәрдә катнашып, халкыбызның мәдәнияте белән танышу, милли театрларга йөрү – күпкырлы шәхес тәрбияләүдә төп шартларның берничәсе. Кызганыч, бүгенге яшь буын мәдәният йортларына йөрергә гадәтләнмәгән, аларның кыйммәтләре башка. Әйтик, узган елның 1 сентябреннән бирле эшләп килүче «Пушкин картасы» проекты бу мәсьәләдә безнең өчен, чын мәгънәсендә, зур сынау булды. Ләкин системалы рәвештә башкарылган эш нәтиҗәсендә, Татарстан Россия буенча беренче позицияне яулады. Әлеге эшне «Пушкин картасы» куйган яшь чикләүләреннән бәйсез рәвештә дә дәвам итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Балаңның герое кем?

Совет утырышында Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская да катнашты.

– Бүгенге вакыйгалар нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләр, шул исәптән Россия мәдәният киңлегенең «яңаруы», һичшиксез, безгә файда китерәчәк. Бүген импортны үзебездәге товарларга алыштыру турында күп сөйләшәбез. Ләкин без, беренче чиратта, рухыбыз һәм кыйммәтләребезне үзгәртү турында уйларга тиеш, – диде ул. – Балаларыбыз милли геройлар, милли образлар тәрбиясендә үссен иде. Кешенең уй-фикерләрен ул укыган китаплар, ул караган фильм-спектакльләр генә формалаштырмый. Аңа үзе яшәгән мохит тә йогынты ясый. Әгәр дә балаларыбыз чит образлар, җырлар, геройлар, чит телләр чолгап алган мохиттә яши икән, без аларны чын патриот итеп тәрбияли алмаячакбыз. Алай гына да түгел, мондый мохиттә яшәгән кешенең күңелендә гармония булмаячак. Чөнки гармония үзеңә якын булган әйберләр чолгап алганда гына барлыкка килә ала. Безгә үз мәдәниятебезне мөмкин кадәр киңәйтү өстендә шактый хезмәт куярга туры киләчәк, чөнки без күз уңаеннан ычкындырган яклар җитәрлек. Милли мәдәният фестиваль-конкурслар белән генә чикләнергә, ә без үз мәдәниятебездән оялырга тиеш түгел.

«Постмодернизм сәләмәләре» һәм заманча сәнгать

Шуннан соң сүз Совет әгъзаларына бирелде. Сүз уңаеннан, Татарстанның мәдәният министры утырышта чыгыш ясамады, модератор ролен генә үтәде. Рөстәм Миңнеханов Ирада Әюповага: «Син сөйлә, аннан син сөйлә, дип, мин дә утыра алам. Сез бүгенге утырыш өчен уңайлы роль сайлагансыз», – дип, бераз «шелтә» дә белдерде.

Утырышта нинди мәсьәләләргә тукталдылар соң? Качалов театры директоры Александр Славутский беренчеләрдән булып чыгыш ясады. «Безнең театрның нигезен Островский, Гоголь, Пушкин, Шекспир, Мольер әсәрләре тәшкил итә. Ни өчен яшь тамашачы безгә, классик әсәрләр карарга күпләп йөри? Чөнки аларның нигезендә – әхлак, намус, тәрбия мәсьәләләре. Постмодернизм сәләмәләре арасында күпме яшәргә була инде?» – диде ул.

«Алтын битлек», Муса Җәлил исемендәге һәм «Тантана» премияләре лауреаты Нурбәк Батулла исә Славутскийга да, башкаларга да заманча сәнгатьнең нигә кирәклеген аңлатып карады. «Барыбызның да кулында төймәсез телефоннар, тормышыбызның барлык өлкәләре диярлек үзгәреп тора. Без бит инде алдынгы төбәк буларак билгеле. Үзебезне чит илләрдә тәкъдим итәр өчен заманча сәнгатьтән дә яхшырагы юк, дип уйлыйм мин», – диде ул.

Ә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, уенын-чынын бергә кушып: «Александр Яковлевич, чит илләрдә безнең классик авторларны тыялар, әллә сез дә Шекспир, Мольерларны уйнамый торасыз мәллә?» – диде. Билгеле, Рөстәм Миңнеханов аның бу сүзләрен игътибарсыз калдырмады. «Без андый дәрәҗәгә төшәргә тиеш түгел», – диде ул. Ә Зәйдулла исә бу фикеренең ирония генә булуын әйтте.

Режиссерсыз нишләрбез?

«Әкият» курчак театры директоры Илгиз Зәйни татар театрларына режиссерларсыз калу куркынычы янавын әйтте. «Бүген республикада 60 яшькә якынлашкан – дүрт-биш, 40–60 яшьләр аралыгында – ике, 30–40 яшьлек 10лап режиссер бар. Ә бездән яшьрәкләр арасында мин бер генә режиссерны беләм. Татар телендә эшли алучылар турында сүзем. Әлегә бу проблеманы без сизмибез, чөнки безнең эшләп торган чак, бездән өлкәннәр дә бар. Ләкин режиссер режиссер булып җитлексен өчен, ул кешене менә бүген укырга кертсәк тә, аңа ким дигәндә 10 еллап вакыт кирәк. Татар театры – ул үзе зур традиция. Бу традиция өзелсә, аны ялгавы кыен булачак. Бүген Татарстанда профессиональ режиссерлар әзерли торган уку йорты юк. Әгәр без бу мәсьәләне хәзер хәл итмәсәк, үкенечле булачак», – диде ул.

Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева исә Илгиз әфәнде белән килешмәде          һәм үзләренең режиссерлар әзерләп чыгаруын әйтте. «Ләкин сездә халык театры режиссерлары әзерлиләр. Бу – бөтенләй башка юнәлеш», – дип җавап бирде аңа Зәйни. Ул шулай ук әлеге проблеманы хәл итү юлларын да атады. Рөстәм Миңнеханов исә бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Кинорежиссер Алексей Барыкин исә кинотеатрлар репертуарының «бушап» калуы Россия кинемотографиясе өчен уңай булуын искәртте.

…Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында иң еш телгә алынган сүзләр  «яшьләр» һәм «балалар» булгандыр. Киләчәкнең нинди булуын алдан фаразлавы кыен, ләкин без үзебездән соңгы буынга таянырдай терәүләр булдырырга тиеш. Иң әһәмиятлеләренең берсе – мәдәният. Бәлки, күп мәсьәләләрдә без инде соңга калганбыздыр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шулай ди. «Безне алда әллә нинди авырлыклар көтәргә мөмкин – без әзер булырга тиеш», – диде ул, утырышка йомгак ясап.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү