Алия Сабирҗанова: «Әни табиб булуымны теләсә дә, хыялларыма каршы килми»

Чираттагы яшь кунагыбыз – «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы һәм булачак театр артисты Алия Сабирҗанова. Аның белән телевидение, сәхнә һәм хыяллар турында сөйләштек.

Белешмә:

– Алия – Илсөяр һәм Алмаз Сабирҗановлар гаиләсендәге өлкән бала. Аның Әдилә исемле сеңлесе бар.

– Ул Казанның 27 нче гимназиясендә 6 нчы сыйныфта белем ала.

– Киләчәктә йә алып баручы, йә театр артисты булырга тели.

– Волейбол һәм бадминтон белән шөгыльләнә.

– Алия, «Шаян ТВ»га килүең турында сөйлә әле.

– Мин «Дулкыннар» исемле конкурста катнаштым, анда жюрида «Шаян ТВ» директоры Рамилә апа Сәхабетдинова да бар иде. Чыгышымны тыңлаганнан соң  «Шаян ТВ»га кастингка чакырды. Кастингны уңышлы үтеп, шунда калдым.

– Телевидение дөньясында кайнау ошыймы сиңа? Үзеңне киләчәктә бу өлкәдә күрәсеңме?

– Әлбәттә, ошый. Киләчәктә мин үземне йә алып баручы, йә театр артисты итеп күрәм. Мин «Нур» театр студиясенә яратып йөрим, «Зәңгәр шәл» спектаклендә катнашам. Сәхнәдә булу миңа бик ошый.

– «Шаян ТВ»да нинди тапшырулар алып барасың?

– «Шаян ТВ»да иң беренче алып барган тапшыруым «Балачак илендә» дип атала. Аннары озак вакыт Илназ белән бергә «Шаян балалар» тапшыруын алып бардык. Шулай ук «Сәйлән» музыкаль телевизион фестиваленең беренче сезоны алып баручысы булдым. Ә узган ел «Тима һәм Тома» мультфильмында Томаны тавышландырдым.

– Синеңчә алып баручы эшендә иң мөһиме нәрсә?

– Һәр эштә дә иң мөһиме – тырышлык, ә алып баручыда – матур сөйләм теле һәм камерадан курыкмау.

– Ә сәхнә нәрсәсе белән ошый?

– Мин игътибар үзәгендә булырга яратам. Иң ошаганы – спектакль беткәч, тамашачы алдына баш ияргә чыгу.

– Театрда уйнау теләгеңә әти-әниең нәрсә ди?

– Әти дә, әни дә моңа уңай карый. Иң мөһиме – эшне ярату, ди алар. Әни табиб булуымны теләсә дә, хәзерге хыялларыма каршы килми.

– Театр студиясенә дә йөрисең, «Шаян ТВ»да да алып барасың, буш вакытың каламы соң? Барысына да ничек өлгерәсең?

– Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгереп була.

– Бер ара «Инстаграм»да видеорецептлар урнаштыру белән дә мавыгып алгансың. Үзеңне блогер буларак таныту теләге идеме бу?

– Юк, блогер булырга теләмим, чөнки блогерлар бик күп вакытын телефонда уздыра. Рецептларны без әни белән бергә төшердек. Сыйныфташларым шул видеолардан үзләре дә өйдә пешереп карап, аннары мәктәпкә килгәч, ничек пешергәннәрен миңа сөйлиләр иде. Хәзер дә әни белән бергә пешерәбез, видеога төшерергә генә вакыт җитми.

– Яраткан актерың яки актрисаң?

Театр артистларыннан – Алинә Мөдәрисова, Алмаз Сабирҗанов. Кино артистларыннан Федор Добронравовның уйнавы ошый.

– Үзең кинода уйнарга теләр идеңме соң?

– Андый тәкъдим булса, бик шатланып кинода төшәр идем. Минем андый тәҗрибәм дә бар. Мәктәптә «Тукай варислары» дигән фильм төшергән идек. Шулай ук «Прохлада глаз» дип аталган фильмның өзегендә төштем, ә әти анда баш рольне уйнады. Алсу һәм Азат  Фазлыевларның «Бәхетле бул, рәхмәтле бул» клибында да төштем. Кечкенә генә роль булса да, миңа бик ошады.

– Бүген син нәрсә турында хыялланасың?

– Мин быел җәен «Сәләт» лагерена барырга хыялланам. Минем анда булганым бар инде. Шулай ук дөньяның имин-тыныч булуын телим.

                                                                                                  Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү