Путин газны сумга сатуга күчү эшләрен 31 мартка кадәр төгәлләргә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин 31 мартта Министрлар Кабинетыннан, Үзәк Банк һәм “Газпром”нан газны дустанә булмаган илләргә сату валютасын үзгәртү турында поручениенең ничек үтәлүе хакында мәгълүмат көтә. Бу хакта “РИА Новости” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Банкы һәм “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте белән берлектә, илебезгә чикләү чаралары керткән Европа берлеге илләре һәм башка илләргә карата табигый газны сату валютасын сумга үзгәртү чараларын тормышка ашырырга. Бу хакта 2022 елның 31 мартында, шуннан соң – һәр ай саен мәгълүмат җиткереп барырга”, – дип боерган иде Путин.
Украинада хәрби операция башланганнан соң Көнбатыш санкцияләре кырысландырылгач, Европада Россиянең энергетика ресурсларына бәйсезлекне киметергә чакырулар көчәйде. Шул сәбәпле базарда газ бәясе бер кубометры өчен дүрт мең долларга кадәр җитте.
Вице-премьер Алексей Новак билгеләп үткәнчә, Европаның Россия газы һәм нефтеннән баш тарту турында сөйләнүләре генә дә базарга тискәре йогынты ясый. Аның әйтүенчә, Россия газ белән тәэмин итмәгән очракта, дөньяда коточкыч мәхшәр башланып, бәяләр котчыкмалы дәрәҗәгә җитәчәк.


Фикер өстәү