Укучыларның кәфе шәп! Ник дигәндә, 28 мартта язгы каникул башланды. Алар аны диванда ятып кына үткәрергә җыенмый. Кемдер авылга әби-бабайга кунакка кайтачак, кемдер театрга, зоопаркка барачак. Бер атна вакыт рәхәтләнеп ял итәргә җитәрме?
Казанда яшәүче Хамедлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Өчесе мәктәптә укыса, икесе бакчага йөри. Әниләре Гөлия әйтүенчә, балалары каникулны күптән көтеп алган. Кечкенәләре Йосыф, Зәйнәп, Сафия, көймәләр ясап, гөрләвектә йөздереп караган инде. Барысы да канәгать калган. Авылга кайткач та кабатламакчылар.
– Питрәч районының Шәле авылына, әби-бабайга кунакка кайтырга җыенабыз. Балалар белән елга буйларын әйләнеп кайтачакбыз. Ташу китсә, аны күзәтербез, көймәләр агызырбыз. Тик кояшы гына чыксын инде. Урманга да барып кайтасы килә бер. Табигатьтә йөреп, саф һава сулау үзе бер рәхәт, – ди Гөлия Хамед. – Рамазан аен көтәбез. Шуңа күрә кичләрен бергәләп, әлеге саваплы ай, ураза турында сөйләшәбез. Балаларга бу да кызык.
Шәһәр баласы, авылга кайтып, каникулда яңа сауган сөт эчәр. Гадәттә, аларга тансык бу. Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче Данил абый Әхмәтҗанов исә башка кызыксындыру чарасын тапкан. Ул аларны «баллы мамык» белән сыйлаячак. Үзе шундый җайланма ясаган икән. Хәзер оныклар да бабай янында ешрак бөтерелә башлаган.
Хезмәттәшебез Зөһрә Садыйкова да язгы каникулны балалары белән бергәләп уздыра.
– Каникул алдыннан гына улыбызга операция булды. Шул сәбәпле, аңа вакытын күбрәк өйдә уздырырга туры киләчәк. Сыйныфташлары музейга бара. Беренче сыйныфта укучы кызыбыз Азалиянең рәсем түгәрәкләре дәвам итә. Кичә кафеда тәмле ризыклар белән сыйланып кайттык. Кызым белән теш табибына язылган идек. Китапханәгә барырга да ниятләп торабыз. Шимбә көнгә театрга билет алдым. Кыскасы, башкарасы эшләр күп, вакыт кына җитсен, – ди Зөһрә Садыйкова.
Музей, театрларның да ишекләре ачык. Казан Кремле укучылар өчен 4 нче апрельгә кадәр программа әзерләгән. Әйтик, балаларны «Манеж» күргәзмәләр залында – «Анимация тылсымы» һәм «Аниматор сере», Благовещенск соборы тарихы музеенда – «Преданья старины глубокой» чаралары, Ислам мәдәнияте музеенда – «Пыялага рәсем төшерү», «Татарча гаилә вензеле» мастер-класслары, «Кол Шәриф коды» квесты, Татар халкының дәүләтчелеге тарихы музеенда – «Кызыл матбугат сере» квесты көтә. Сыйныф белән «Татарча кунакчыллык» яки «Казан Кремле – балаларга» экскурсия турларына барырга, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә рәсем сәнгате күргәзмәсен карарга, Татарстанның табигать тарихы музеенда динозаврлар калдыкларын күрергә мөмкин.
1–3 нче апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда «Бүләк тапшыру көннәре» узачак. Музейга борынгы һәм истәлекле әйберләр, сәнгать предметлары, архив фотолары һәм документлар, сирәк китаплар кабул ителә.
Язгы каникулны ничек уздырырга?
Табигатьне күзәтегез
Сыерчыклар кайтмаганмы, ташу китмәгәнме, тау битендә үләннәр чыга башлаганмы… Балаларыгыз белән табигатькә чыгыгыз. Гөрләвектә көймә йөздереп, балачак хатирәләрен яңартыгыз.
Үсентеләр утыртыгыз
Тәрәзә төпләрендәге гөлләрне яңартып, туфракларын алыштыра аласыз. Яшелчә үсентеләре утыртыгыз.
Фотога төшегез, альбом ясагыз
Гаиләгез белән истәлекле урыннарга барып, рәхәтләнеп фотога төшегез. Бергәләп зоопаркка барасызмы, әллә урамда күгәрченнәр ашатасызмы, күлгә үрдәкләр карарга барасызмы… Менә шул мизгелләрне фотосурәттә истәлек итеп калдырыгыз. Телефоныгызда сакланган фотоларны альбом итеп ясатып, бергә утырып хатирәләрне барлый аласыз.
Кино карагыз, спектакльгә барыгыз
Гаиләгез белән яраткан кинога, спектакльгә барып кайтыгыз.
Өстәл уеннары уйнагыз
Лото, домино, шашка, шахмат, хоккей, футбол кебек өстәл уеннары уйнарга мөмкин. Бөтен гаиләгез белән катнашсагыз, тагын да күңеллерәк булыр.
Бергәләп ризык әзерләгез
Күптән пешерергә хыялланып йөргән ризыгыгыз бардыр, бәлкем. Тортмы, рулетмы, бәлешме, манты, өчпочмакмы… Рецептын сайлагыз да бергәләп пешерегез. Тәмләп чәй эчүгә ни җитә!
Кул эшләре турында онытмагыз
Малайлар әтиләре белән сыерчык оясы, кошларга җимлекләр ясый, кызлар бәйләү, тегү, чигү эшләренә өйрәнә ала. Кызлар арасында хәзер чүпрәк сумкалар тегү популяр.
Кием шкафын тәртипкә китерегез
Кирәкмәгән киемнәрдән арынып, тәртип урнаштырыгыз. Кечерәеп калган киемнәрне танышларыгызга, мохтаҗларга бирә аласыз.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat