Милли көрәш: Хаҗга Шамил барачак

Келәмгә тузан кунмый. Атна ахырында республикада милли көрәш буенча берничә турнир узды. Түбән Камада батырлар Данил Галиев истәлегенә 28 нче мәртәбә оештырылган бәйгедә бил алышты. Чаллыда узган турнирда исә хаҗга юллама бүләк иттеләр.

Данил Галиев – 6 мәртәбә Муса Җәлил бәйгесе җиңүчесе, 7 тапкыр Татарстан, 8 мәртәбә Россия чемпионы. Аның истәлегенә узучы бәйге көрәш дөньясында иң мәртәбәле ярышларның берсе санала. Бу юлы әлеге турнирга 33 командадан 254 көрәшче җыелды. Алдагы атнада герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган турнирда җиңү яулаган егетләрнең дә күбесе Түбән Кама келәменә чыкты. Араларыннан бишесе әлеге ярышта да батыр булып танылды. Данил Галиев бәйгесендә җиңүче исемен Илсур Гыймадетдинов (Кукмара), Илдар Хәләфетдинов (Әлмәт), Разил Шабиев (Чистай), Динар Кәримуллин (Лаеш), Ленар Садыйков (Чаллы), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин (икесе дә Казанның Яңа Савин районы), Радик Сәлахов (Әлмәт), Фирдүс Зәйнуллин (Казанның Яңа Савин районы) танылдылар. Командалар беренчелеген, газетабыз турнирындагы кебек үк, Әлмәт егетләре отты.

Шимбә көнне исә Чаллыда  мөселман яшьләре арасында милли көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XIII Бөтенроссия турниры узды. Быел әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Ярышта катнашучы өчен спортчылар намаз кылу тәртипләрен белгәннәрен дә расларга тиеш. Келәмгә шуннан соң гына чыга алалар. «Көрәш ул кыюлык, батырлык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли. Намаз укучы егетләрне көрәшкә тартырга тырышабыз, алар көчле, куәтле, җитез булырга тиешләр. Чөнки мөселман кешесе үзенең йортын, гаиләсен, илен саклау өчен җаваплы. Без әлеге ярыш белән ислам динендә көрәшкә һәм башка спорт төрләренә урын булуын күрсәтергә тырышабыз», – диделәр ачылу тантанасында.

Турнирның көрәш бәйгесендә 70тән артык егет бил алышты. Үз авырлыкларында җиңүче булып Рүзил Ганиев (Әлмәт), Илназ Рамазанов (Тукай районы), Марат Кәримов, Айрат Сәмигуллин, Айвар Билалов (өчесе дә Әлмәттән), Валерий Рәфыйков (Оренбург) танылдылар. Командалар арасында бу юлы да Әлмәт егетләренә тиңнәр табылмады. Кул көрәшендә исә Шамил Хәкимов, Азат Җәләев (икесе дә Түбән Камадан), Фәнис Нурхәмитов (Чаллы) җиңүче булды.

Әнә шул 9 егет арасында жирәбә уйнатып, хаҗга юллама иясе ачыкланды. Бу юлы изге сәфәргә бару Шамил Хәкимовка насыйп булды. Егеткә 18 яшь, ул  Түбән Кама политехник колледжында III курста белем ала.


Фикер өстәү