Иң өлкән кул эше остасына – 94, иң яшенә 55 яшь. Татарстанда өлкәннәр арасында «Халык иҗаты» дигән бәйге узды. Анда 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән ир-атлар катнашты. Бәйге «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» дигән проект кысасында тормышка ашырыла.
Өлкәннәрдән 1500 кул эше кабул ителеп алынган. Шуларның 300е республика ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасына килеп җиткән.
– Әлеге бәйгене уздыру теләге пандемия башлангач барлыкка килде. Чөнки без онлайн аралашуга күчтек. Интернетта бер төркем ачып, республика өлкәннәренең кул эшләрен күрсәтә башладык. Алар сокланып туймаслык иде. Уйлаштык та, мондый һөнәр ияләре югалмаска тиеш, дидек. Аларның эшен бәяләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, – ди республика ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Бәйге уздырыр өчен грант оттык. Дәүләт ярдәме дә булды. Шулай итеп, җиңүчеләрне котлар өчен 700 мең сум акча җыелды. Үземә дә районнарга еш чыгарга туры килә. Кая гына барсам да, өлкәннәрнең эшләрен карап сокланып кайтам. Алар сокланмаслык түгел. Кемдер агач эшләнмәләре, берәүләр картина ясый, икенчеләре бәйли, чигүче дә, тегүче дә бар.
Журналистларга да республика өлкәннәренең эшләре белән танышырга насыйп булды. Хәбир Иштирәков белеп әйтә: өлкәннәрдә яшәү дәрте көннән-көн артып тора. Лаеклы ялга чыккач, аларның икенче сулышлары ачылган кебек.
– «Балкыш» республика фестивален генә алыйк. Аны хәзер белмәгән кеше юк инде. Башлаганда юкса куркып кына тотынган идек. Сәхнәгә менәргә теләүчеләрнең күплеген белсәгез! Элек авыр эшләрдә эшләп, үзендә моңны, җырга сәләтне чит кешегә күрсәтмәгән алар. Араларында сыер савучылар, тракторчылар, мал караучылар, укытучылар да бар, – дип сөйли Хәбир Иштирәков. – Шушы фестиваль кысасында кул эше осталарын да күрсәтергә дип уйлыйбыз. Ул ничек буламы? Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар районнардагы «Балкыш» фестиваленең сайлап алу турларын уздылар инде. 29 апрель көнне Казанда гала-концерт үткәрергә планлаштырабыз. Концерт башланганчы «Халык иҗаты» бәйгесендә катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырмакчы булабыз.
Кул эшләренең иң-иңен сайлап алу җиңел түгел. Һәр эш күңелгә якын, ди оештыручылар. Агачтан ясалган мәчет, чигелгән сөлгеләр, картиналар, ясалма гөлләр, хәтта поезд юлы да бар. Соңгысын эшләтеп тә җибәреп була.
– Өлкәннәр гореф-гадәтләрне генә түгел, халкыбызның кул эшләрен дә саклап тота. Яшьләргә өйрәтә. Алар кулына инә, балта, чүкеч, пумала тотса, ашарына-эчәренә оныта. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып тора, – ди Хәбир Иштирәков.
Җиңүчеләрне 10 номинациядә бүләкләячәкләр. Һәр номинациядә өч урын каралган. Оештыручылар бүләкләр затлы була дип ышандыра. Бу бәйге киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat