Ипотека һәм фатир бәяләренә бәйле вазгыять нинди?

Ил-көндәге яңалыклар төзелеш тармагына да тәэсир итми калмый, билгеле. Моңа карап кына йортларны салмыйча, яңа фатирларны ияләренә тапшырмыйча да яшәп булмый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән, тармакка ярдәм итү юнәлешендә нәрсә эшли? Борчыган төп сорауларга тармак җитәкчесе җавап бирә.

Торак мәсьәләсе

Мәгълүм булганча, 2020 ел азагында металл бәясе арту йорт бәяләренең күккә терәлүенә китерде. Хәзерге вакытта төзелеш кирәк-яракларына бәя күтәрелүен йөгәнләп торып була дип ышандыралар. Шулай да бу яңа төзелеп килүче йортларның квадрат метры бәясе үзгәрүенә китермәсме? Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, монысы инде аерым предприятиеләрнең коммерциячел эшчәнлегенә һәм аларның базар кагыйдәләре буенча уйнавына да бәйле. Министр әйтүенчә, федераль Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә төзелеш тармагына ярдәм итү чаралары турында әледән-әле фикер алышып торалар. «Әлегә комплекслы чаралар бар, адымлап барысы да хәл ителер», – ди Ирек Фәйзуллин.

Февраль аенда ипотека ставкасы 20 процентка җиткәннән соң, ил Президенты Владимир Путин 1 апрельдән яңа төзелә торган йортлар өчен  ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан да арттырмаска кушты. Ирек Фәйзуллин да моның әһәмиятле яңалык булуын искәртә.

– Ипотека кредитларын рәсмиләштерүчеләр һәм аларны бирү саны көннән-көн арта, – ди министр. – Башкала төбәкләре (столичные регионы) өчен кредит күләме 12 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ә калган төбәкләрдә 6 млн сумнан артмаячак. Бу да үз нәтиҗәсен бирә. Ташламалы ипотека программасын финанслау буенча тармак министрлыгының матди чаралары бар, тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, хәзергә төп максат – гамәлгә ашырыла торган программаларны туктатмау. Алар барысы да 2022 ел бюджетына кертелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләсе

– Хәзер төзелеш тармагы өчен рәхәт вакыт түгел, әмма Хөкүмәтнең бу юнәлешкә игътибар белән каравы һәм ярдәм итәргә әзер булуы әйбәт. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык тармакларында 12 млн кеше эшли, – ди Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов.

Хәзер күпләрне коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның арту-артмау мәсьәләсе дә борчый. Бу җәһәттән Пахомов та, Фәйзуллин да борчылмаска куша.

– Тарифларны индексацияләү Хөкүмәтнең ноябрьдәге карарларында теркәлгән һәм без 1 июльдән соң тарифларны арттырырга җыенмыйбыз. Мондый бурыч юк, – диде Ирек Фәйзуллин.

Сергей Пахомов әйтүенчә, тарифларны арттыру турында иң соңгы чиратта гына уйларга мөмкин. «Әгәр без аларны арттырабыз икән, халыкка ярдәм итү өчен дә күбрәк акча кирәк булачак», – диде ул. Комитет җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта гражданнарга да, гомумән, тармакка да ярдәм итүнең төрле юллары карала.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: https://kazan.mk.ru


Фикер өстәү