Дөнья сәясәтенең үзәк вакыйгасы булып, әлбәттә, бу көннәрдә үтүче Россия – Украина сөйләшүләре тора. Әрдоганның каршы торучы якларны төрек мәйданына тартып китерүе берникадәр өметләр уята, чөнки сәясәттә чаларган Әнкара лидеры Путинга да, Зеленскийга да күпмедер дәрәҗәдә йогынтыга ия.
Ул йогынтының әһәмиятен күпертергә кирәкми, билгеле. Ике якның да компромиссларга юл куймый торган үз принципиаль таләпләре бар. Кәгазьдә генә теләсә кайсы ике ноктаны бер туры белән тоташтырып була ул. Сәясәттә андый турылар, кызганыч, юк шул. Ике илнең дә вәкаләтле делегацияләре дүшәмбе көнне Төркиягә килделәр инде. Төрекләр алар өчен госманлы солтаннары сарае булган Долмабахчә музеен сөйләшү урыны итеп әзерләп куйдылар. Солтан Габделмәҗид I моннан 180 елга якын элек төзеткән затлы сарай яңадан дәүләткүләм сөйләшүләр урынына әверелә. Сишәмбе иртәсендә анда сөйләшүләр башланды. Бу юлы арбитр ролен Әрдоган үз өстенә ала. Ул сөйләшүләр алдыннан делегацияләр вәкилләре белән күрешеп, әлеге очрашуны “бөтен дөньяга өмет бирә” дип атады һәм аның нәтиҗәле булуын теләде.
Үткән атнада булган Куркынычсызлык советында Путин теле белән украиннарның сөйләшүләрдә акрын кыймылдаулары сызланып билгеләп үтелде. Киев ягы үзен җиңеп баручылар кебек тота, Мәскәү дә үзе турында шундый ук фикердә. Әмма актив хәрби хәрәкәтләрне туктату гына ике як өчен дә җиңү була алыр иде. Долмабахчә сараенда ахыргы килешүгә имза салынмас салынуын. Утны туктату турында игълан итеп булса, зур уңышка ирешелер иде. Зур килешү бары тик ике Президентның бер өстәл янына утыруы вакытында гына була ала. Әрдоган андый очрашуны уздырырга да әзер булуларын белдерде.
Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе турында сүз алып барып булмый әле булуын. Әрдоган никадәр генә оста дипломат булмасын, каршы якларның амбицияләрен үзгәртә алмаячак. Тик шулай да аның Путин белән байтак килешүләргә уртак имзалар салганы бар. Киевка да төрек йогынтысы көчле. Шулай булгач, алга таба адымнар ясалмый калмас дип өметләник.
Дөньякүләм икенче зур вакыйга Кытай мәйданында баш калкытты. Көтмәгәндә, дөнья халыклары коронавирус куркынычын онытып барган бер чакта, Шанхайда соңгы ике елдагы иң масштаблы локдаун игълан ителде. Кешеләргә йортларыннан чыгарга рөхсәт юк, офислар, кибетләр һәм рестораннар ябыла. 26 миллионан артык кеше яшәгән шәһәр тынып кала. Кытайда һәрвакыт кырыс көрәшәләр пандемиягә каршы, әмма күрәбез: һаман да вирус зәхмәтеннән котыла алмыйлар. Югыйсә вакциналар да җитәрлек инде. Мөгаен, төп куркыныч ковид тарафыннан түгел, ә икътисад тарафыннан яный торгандыр. Ике ай рәттән инде Кытайдан капитал кача. Моны Тайвань тирәсендәге киеренкелек белән аңлаталар. Вәләкин киеренкелек чин икътисад гигантларының дефолты якынаю сәбәпле туа кебек. Коронавирус һәм Тайвань проблемалары гигантларның түнүен аңлату өчен сылтау гына шикелле тоела.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat