Владимир Путин чит ил программаларын куллануны тыйды

Россия Президенты Владимир Путин технологик бәйсезлекне тәэмин итү турындагы указга кул куйды.

Хокукый рәсми интернет порталда урнаштырылган документ нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте органнарына чит ил программаларын куллану тыела.

«2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте органнарына, заказчыларга үзләре карамагындагы критик мәгълүмати инфраструктураның мөһим объектларында чит ил программаларын файдалану тыела», –  диелә документта.

Моннан тыш, бүгеннән, 31 марттан, дәүләт заказчыларына чит ил софтын сатып алу да тыела.

Россия Хөкүмәтенә бер ай эчендә дәүләт хакимияте органнары куллана торган программаларга карата таләпләрне раслау йөкләнде. Алты ай дәвамында хөкүмәткә «илебезнең радиоэлектрон продукциясен һәм телекоммуникация җиһазларын критик мәгълүмати инфраструктура субъектлары тарафыннан өстенлекле кулланылышта булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашырырга» кирәк булачак, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү