Казанда табиблар өчен күп катлы йорт төзеләчәк

Казанда медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча күп фатирлы йорт төзеләчәчк. Бу хакта Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә ведомство башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

“Хезмәткәрләребезгә ярдәм итәсебез килә. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды күп фатирлы торак йорт төзү проектын эшли”, — диде ул.

Шулай ук, күп фатирлы йортларның беренче катында урнашкан элекке ике сырхауханә филиалы базасында арендага бирелә торган торак фонды булдыру да планлаштырыла.


Фикер өстәү