Владимир Путин язгы чакырылыш турында указга кул куйган

Владимир Путин язгы чакырылыш турында указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында басылып чыккан.

Указда күрсәтелгәнчә, 18дән 27 яшькә кадәрге егетләр 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә чакырылачак. Тәгаенләп әйткәндә, 134 500 кеше солдатка китәчәк.

Документ басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Оборона министры Сергей Шойгу моңа кадәр белдергәнчә, быел язын хәрби хезмәткә чакырылучылар саны узган елгы язгы чакырылыштагыдан кимрәк. Егетләрнең берсе дә кайнар нокталарга җибәрелмәячәк.
Сүз уңаеннан, Баулы районында яшәүче бер егет армиягә барудан качу омтылышы өчен суд хөкеме алдына басачак.


Фикер өстәү