Ишегалларын һәм парк-скверларны төзекләндерү буенча тавыш бирү башлана

15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектлары буенча тавыш бирү уздырыла.

Аның төп максаты – торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, бәлки бу эштә халыкның да фикерен исәпкә алу.

Татарстанда, парк-скверлар һәм яр буйларыннан тыш, 200 ишегалдын төзекләндерү өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез: узган елның язында Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән тавыш бирүдә 170 мең катнашкан иде. Алар парклар, сквер, бульвар, яр буйларын яңарту өчен тавыш бирде һәм “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча төзекләндерү өчен 200 йортны сайлап алды.
Тавыш бирүдә җиңгән иҗтимагый киңлекләрнең тулы исемлеген park.tatar сайтында, ә җиңгән 200 ишегалды һәм быел яңартылачак ишегаллары адресларын dvor.tatar сайтында табарга мөмкин.


Фикер өстәү