Путин белән Зеленскийның очрашу шартын әйткәннәр

Россия һәм Украина президентларының очрашуына кадәр яклар арасындагы килешүнең эчтәлеген эшләп бетерергә кирәк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән.

“Бу җәһәттән берни дә үзгәрмәде. Моңа кадәр дә, югары дәрәҗәдәге очрашуга кадәр килешүнең эчтәлеге эшләнеп, аңа югары дәрәҗәдәге затларның визасы салынырга тиешлеге әйтелде. Шуннан соң гына президентларның очрашуы турында сүз алып барырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән Песков. Шул ук вакытта ул бу вакыйганың кайчанрак буласын әйтмәгән.

Россия Президенты матбугат секретаре, 1 апрельдән сөйләшүләрнең яңартып җибәреләчәге турында хәбәргә кагылып, шулай була калса, бу хакта белдерәчәкбез, дигән.


Фикер өстәү