Казан иң күп машиналы Россия шәһәрләре бишлегенә кергән

Казан иң күп машинага ия булган Россия шәһәрләре арасында бишенче урынга чыккан.

«Автостат Инфо» порталында хәбәр ителгәнчә, 2021 елның декабренә Татарстан башкаласында автомобильләр саны 396,3 меңгә җиткән. Рейтингта Мәскәү беренче урында бара: анда 3,9 миллион «корыч ат» (илдәге барлык автомобильләрнең 8,87 проценты) исәпләнә.  Ел башына илдә барлыгы 44,04 миллион җиңел машина теркәлгән.

Икенче урында – Санкт-Петербург (1,67 млн). Екатеринбург (500,3 мең) – өченче, Новосибирск (456 мең) – дүртенче.

 


Фикер өстәү