Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча ЛАЙФХАК

Бәрәңге утыртыр вакыт җитеп килә. Аны утыртуның да төрле ысулларын уйлап табып торалар. Бәрәңгене саламга күмеп утыртучылар еш очрый хәзер. Бәрәңге шулай да үсәмени дип шаккатмагыз, ничек кенә үсә әле! Салам астында күп еллар бәрәңге үстерүче, Азнакайда яшәүче нефтьче, һәвәскәр бакчачы Илдар Илгиз улы Исмәгыйлевтән  бәрәңге утыртуның әлеге ысулы хакында сораштык.

Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча Илдар Исмәгыйлев киңәшләре:

  1. Туфракны эшкәртеп, иңе – 90 см, буе – 9 метр озынлыктагы түтәлләр ясыйбыз.
  2. Туфракны 10 сантиметр (ярты көрәктән кимрәк) тирәнлектә көрәк белән ярып, ике рәт ясыйбыз.
  3. Буразна төбенә бераз компост һәм көл сибәбез. Тиресне исә җирне эшкәрткәнче үк туфракка кертү кирәк.
  4. Бәрәңге орлыгын, 25–30 см ара калдырып, буразналарга тезеп чыгабыз.
  5. Буразналарны 20 см чамасы калынлыкта ярымчерегән салам белән каплыйбыз.

Фикер өстәү