Апрельдә пенсия, салым, балалар һәм даруларга кагылышлы үзгәрешләр көтелә

Социаль пенсияләр 8,6 процентка арта, балалар кешбэгы, кешеләр һәм бизнес өчен салым ташламалары пәйда була. Россия законнарына кертеләчәк үзгәрешләрнең иң мөһимнәрен туплап, укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Пенсия арта

Бу айда социаль пенсияләр 8,6 процентка арта. Әмма халыкка ярдәм итүнең бердәнбер чарасы түгел әле бу. Россия Президенты басым ясап әйткәнчә, озакламый, пособие һәм пенсияләрне кертеп, барлык социаль түләүләр күләме үсәчәк.

Балаларга – яңа түләү

1 апрельдән балалы гаиләләргә яңа түләү гамәлгә кертелә. Хәзер ярдәм 8-16 яшькә кадәр бала үстерүче ялгыз ана яки ялгыз атага гына түгел, бәлки тулы гаиләләргә дә күрсәтеләчәк. Әлеге пособие гаиләнең мохтаҗлыгына – гаиләдәге уртача керем күләменә карап түләнелә. Ул төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән 50%, 75% яки 100% процент булырга мөмкин.

Яңа пособие 1 майдан түләнә башлый. Аны берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен бирәчәкләр.

Җәйге лагерь бәясе яртылаш кими

Быел балалар кешбэгы 31 мартта эшли башлый. Димәк, апрель аенда балаларга җәйге лагерьга юллама алып, аның яртысын кире кайтарырга мөмкин.  Әйтик, юллама 40 мең сум торса, картага 20 меңе кире кайта, дигән сүз. Юллама хакы кыйммәтрәккә төшсә дә, шул сумма кайтарыла, чөнки ул – кешбэкның чик күрсәткече. Кешбэк программасы дәүләти, шулай ук шәхси лагерьларга да кагыла.

Сүз уңаеннан, быел программага узган елдагыдан  (5 миллиард сум) күбрәк  – 7.5 миллиард сум акча бирелүен әйтеп үтик.

Үсмерләр өчен портал

Апрельдән башлап, Дәүләт хезмәтләре порталында зурлар гына түгел, балигъ булмаганнар да теркәлә алачак. Паспорт алган үсмерләр – мөстәкыйль рәвештә үзләре теркәләчәк, ә 14 яше тулмаганнарны әти-әниләре теркәячәк. Балигъ булмаган баланың һәм әти-әнисенең учет язуы бер-берсенә бәйле булачак.

14 яшьтәге һәм аннан зуррак үсмерләргә порталда теркәлү өчен заявка тутырырга: анда паспорт сериясе һәм номеры, адрес, СНИЛС, телефон номеры һәм электрон почта адресы күрсәтелергә тиеш. Балага 14 яшь тулмаган очракта, ата-ананың учет язуында баланың туу турында таныклыгы реквизитлары, теркәлү адресы, телефон номеры, электрон почта адресы һәм СНИЛС язып куела.

Шулай ук 1 апрельдән социаль ярдәм чарасын рәсмиләштерү җиңеләя.

 Чит ил дарулары тизрәк килеп җитәчәк

26 марттан чит ил даруларын Россия базарына кертүне гадиләштерердәй закон эшли башлады. Аның нигезендә, дару капларын, андагы язуларны безнең илгә яраклы итеп үзгәртү вакытлыча юкка чыгарыла: даруларны чит ил капларында сатарга мөмкин булачак. Шулай ук  күптән түгел генә теркәлгән препаратларны әйләнешкә кертү өчен “Росздравнадзор”ның рөхсәт бирүе мәҗбүри итеп куелмаячак.

Моннан тыш законда 10 апрельдән федераль башкарма хакимият органнарына Донецк һәм Луганск республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә Россия территориясендә беренчел медицина ярдәме күрсәтү тәртибен раслау хокукы билгеләнгән.

“Тиз түләү” гадиләштерелә

1 апрельдән тиз түләүләр системасы (СБП) ярдәмендә түләү гадиләштерелә. Анда катнашучы банклар кешеләрдән юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә мобиль кушымта аша акча җибәрү мөмкинлеген булдырырга тиеш.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны

Украинада, шулай ук Донецк һәм Луганск республикаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм хәрби хәрәкәтләр инвалиды статусы билгеләнәчәк. Бу аларга салым, транспорт, җир, торак буенча социаль ярдәм чараларына, шулай ук коммуналь түләүләр буенча ташламаларга хокук бирә.

Салым түләүгә ташламалар кертелә

26 марттан халыкны һәм бизнесны яклау чаралары гамәлгә керде. Алар нигезендә, 2021-2022 елларда банктагы саклык акча буенча алынган проценттан салым түләү юкка чыгарылды. Шул ук вакытта  милеккә һәм җиргә салым күләмен исәпләү өчен кадастр бәясе 2022 елның 1 гыйнварында ничек булса, шулай сакланып кала. Ә  IT-компанияләр өч ел дәвамында табышка салым түләми.

 Дәүләт органнары турында ялган хәбәр өчен – штраф

5 апрельдән Россия дәүләт органнарының чит илләрдәге эше турында фейк тараткан өчен җаваплылыкны күздә тоткан закон үз көченә керә. Биредә Россия илчелекләре һәм консуллыклары, прокуратура, Росгвардия, МЧС һәм Тикшерү комитеты турында сүз бара. Законны бозучыларга Россия Кораллы Көчләренең гамәлләре турында ялган хәбәр таратучыларга нинди җәза чаралары күздә тотылса, шундый ук чаралар күреләчәк (штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү).

 

 

 

 


Фикер өстәү