Мөнир Рахмаев: «Булат Бәйрәмов алдаганны онытасым юк…»

Бүген дөнья халкы Көлке көнен билгеләп үтте. Язма чыганакларда 1686 елда ук телгә алынган әлеге бәйрәм уңаеннан без дә сораштыру уздырырга булдык. Иң истә калган шаярулар, тормышта юморның роле, алдау һәм алданулар – танылган шәхесләрдән әнә шуларны белештек.

– Алданган чакларым булды. Иң истә калганы – моннан шактый еллар элек, әле сәхнәгә чыккан гына чагымда булган бер вакыйга. ЮХИДИ хезмәткәре шалтыратты. «Сезне эзлиләр, кайда качып ятасыз?» – ди бу. Мин аптырап калдым, курка башладым. Машинам булмавы башыма килмәгән микән соң инде… Баксаң, «Татар радиосы»ннан Булат  Бәйрәмов шалтырата икән. Моны мин шактый сөйләшкәннән соң гына аңладым.

Үзем алдарга яратмыйм. Мәктәптә укыган чакта булгалагандыр инде. Укытучыларны еш алдый идек. Шук чак бит. Ул шуклыклар онытыла башлады инде.

Шулай да уен-көлкене яратам мин. Гомумән, көндәлек тормышта да, эштә дә елмаеп, көлеп, шаярышып яшәвең хәерлерәк ул. Юмор белән дус булырга кирәк. Тормыш болай да катлаулы, ә юмор бераз булса да җиңеллек өсти.  Шуңа мин сезнең дә күңелле яшәвегезне телим. Һәм, әлбәттә, бәйрәм белән котлыйм!


Фикер өстәү