Бер атна эчендә доллар бәясе 13 сумга кимегән

Бер атна эчендә доллар һәм евро бәясе 13 сумнан артыкка кимегән. Бу атнаның беренче ике көнендә җитди кимү күзәтелгән, ә чәршәмбедән рубльгә карата доллар һәм евро курсы үзгәрми диярлек. Мәскәү биржасы мәгълүматларына караганда, бер доллар – 83,4 сум, евро –92,5 сум.

«Рубль курсы Россия Президентының чит илгә сатыла торган энергия ресурслары өчен түләүне сумнарда алу кирәклеге турындагы белдерүеннән соң ныгыды. Хәзер доллар тотрыклы рәвештә 83-84 сум тора. «Әмма киләсе атнада без Россия валютасына тискәре йогынты ясарга мөмкин булган яңа санкцияләр пакеты турында ишетербез дип уйлыйм», — дигән Татарстан трейдеры Антон Миннуров.

Әмма, эксперт фикеренчә, әллә нинди кискен үзшәрешләр булмаячак, доллар курсы бер атна дәвамында 80-85 сум арасында тирбәләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү