Бер атна эчендә кыяр бәясе 9,6 процентка кимегән

Ит һәм сөт ризыкларының әле һаман кыйммәтләнүе күзәтелә.

18-25 март аралыгында Татарстанда кыяр бәясе 9,6 процентка кимеп, 158 сумга калган. Шул ук вакытта сыер, сарык һәм дуңгыз ите 1,6 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Колбаса хакы – 0,4%ка, яшелчә һәм җиләк-җимеш – 6,6%, тавык ите хакы – 3,6%ка үскән. Туңдырылган балыкның уртача бәясе – 2,1%ка, йомырка – 2,4%, ярма һәм токмачныкы –2,8%ка үскән.
Бер атна эчендә балалар өчен консервлар – 1,1%ка, тоз – 2,8%ка кыйммәтләнгән. Он һәм икмәк-күмәч ризыклары хакы 1,1%ка, чәй һәм тәм-том – 2,3%, хәмер – 0,7%, сөт һәм әче сөт ризыклары хакы 0,8% процентка арткан.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, сайра консервы кыйммәтләнү продуктның чит ил чималыннан җитештерелүенә, административ киртәләргә һәм «Доброфлот” компаниясенә әле дәүләт ярдәме килеп җитмәүгә бәйле.


Фикер өстәү