Ураза турында мөһим 3 сорауга ҖАВАП

Хуш киләсең, Рамазан!

Һәр мөселман өчен кадерле һәм мөһим айга аяк бастык. Рамазан җиткәч, җәннәт капкалары ачыла, диләр. Изге айның фазыйләтен югары күтәреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән:
“Бу айда 4 төрле әйберне күбрәк эшләгез: икесе Аллаһы Тәгалә сездән разый була торган, ә икесе – үзегезгә бик кирәкле гамәлләр. Беренче ике гамәл – шәһадәт китерү һәм тәүбәләр кылу. Икенче ике гамәл – Аллаһыдан җәннәт сорап, Аңа ут газабыннан сыенудыр”.

Барыбызга да бу айны бәрәкәтле итеп уздырырга, күбрәк игелек кылырга язсын!

Уразаны нәрсә боза?

Уразаны түбәндәге дүрт төрле эш боза: борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту; бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту;
җенси якынлык кылу; авыз тутырып косу; тәмәке тарту; кан салдыру; белә торып ашау.

Ураза тотканда ниләр киңәш ителми?

Ризыкны татып карау; сагыз чәйнәү; теш пастасы куллану; какырык йоту; шәһвәт уянырлык итеп ир белән хатынның кочаклашуы, үбешүе.

Кемнәр ураза тотмый?

Юлчы, бик өлкән яшьтәге кеше, йөкле һәм бала имезүче хатыннар, хәез (күрем) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килү) чорын кичергән хатыннар.


Фикер өстәү