Пай җиренә күпме түләнергә тиеш?

Пай җирләребез бар, тик аңа  акчаны аз бирделәр. Шул ук вакытта күрше авылларда күбрәк түләгән инвесторларны да ишетеп торабыз. Бу очракта аны  түләү күләме буенча  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән берәр карар юкмы?

Аксубай районы Иске Кыязлы авылы

(Исемем редакция өчен генә)

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге:

– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  тарафыннан имзаланган хатлар районнарга юлланды. Министрлык 2019 елның 23 августында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан расланган,   авылда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын арттыру  мәсьәләләре  буенча узган өченче зона-семинарының беркетмәсен үтәү өчен,  2022 елда  пай җирләренә гектарына  800 сумнан да ким булмаган аренда түләве тәкъдим итә.

Районнарда пай җирләренә акча  аз түләүгә бәйле мөрәҗәгатьләр  саны арту  сәбәпле,  аренда килешүләрендә   әлеге  җирләр өчен түләүне бер гектарга 800  сумнан да ким  булмаган күләмгә җиткерү  буенча милекчеләр һәм җирне арендага алучылар  белән  очрашулар уздыру мөһим.


Фикер өстәү