Риман Гыйлемханов: Мин үзем кол булуга баш-аягым белән каршы түгел

Мин үзем кол булуга баш-аягым белән каршы түгел. Мәсәлән, гомер буе мәхәббәт колы, матурлык, гүзәллек колы булып яшәр идем. Гомумән, тулысынча бәйсезлек берничек тә була алмый ул, тик һәр нәрсәдә чама дигәннәре кирәк. Коллык психологиясе ул еллар буе, әкрен-әкрен формалаша.

Яшь чаклар искә төшеп китте әле. Заманында «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең очлы башлы туфлиләре бик модада иде. Натураль күннән, җыйнак иде алар. Бәясе дә нибары 9 тәңкә генә. Безнең заман яшьләре әнә шул туфлиләрнең колына әйләнделәр.

Еллар үтеп, дөньяга ишек-тишекләр ачыла башлагач, без тагын да заманча матуррак туфлиләр барын күрдек. Әле Румыния костюмнары, Финляндиядә эшләнгән мебель һәм тагын бик күп нәрсәләр бездәгедән сыйфатлы эшләнеп, совет кешесен үзләренең колларына әйләндерделәр. Совет чорында «Сыйфат бишьеллыклары»нда да игълан итеп карадылар, җитештерелә торган товарга шәхси келәймә сугу да модага кертелде. Аларның файдасы булмады түгел, әмма икенче яктан безнең ил бәрәңгеләре, кишерләре дә сатылды. Инде менә чит илләр безгә карата төрле санкцияләр, ягъни чикләүләр кертә башлагач, үзебездә җитештерүнең бик мескен хәлдә калганын күреп, «импортзамещение»ләр турында сөйләшә башладык. Кулдан килгәнне үзебездә җитештерү дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешкә әйләнде.

Без шулхәтле мескен хәлгә төшкәнбез икән, дөнья базарында аз гына үзгәрешләр башланса, бәяләрне күтәрәбез. Иң кызыгы, мәсәлән, нефтькә бәя күтәрелә икән, бензин бәясе дә өскә сикерә. Нефть арзанайса, бензин да арзанаерга тиеш кебек, әмма мондый хәлне ишеткән дә, күргән дә юк. Юкса «кара алтын»ны читтән сатып алмыйбыз, үзебездә чыга. Нефть эшкәртү заводлары да үзебезнеке. Әмма бәяләр сәясәтенең нинди мантыйкка нигезләнгәнен аңлап бетерә алмыйбыз. Һәрхәлдә, шәхсән үземнең моңа башым җитми.

Күптән түгел бер җитәкче авызыннан хикмәтле сүзләр чыкты. Кайбер азык-төлеккә бәяләр арту «упаковочный материал», ягъни төрү материалы чит илнеке булу белән дә бәйле икән. Нүжәли катыргы тартмалармы, целофан пакетлармы анда… үзебез эшли алмыйбыз инде?!

Бүген җитәкчеләребез илнең бай булуы хакында күп сөйли башладылар. Акылыбыз да җитәрлек. Без теләсә нинди санкцияләргә каршы тора алабыз икән. «Икән» дип, дөресе шул инде аның. Галәмгә беренче булып очкан, хәзерге көндә дөньясында тиңе булмаган сугыш кораллары җитештерә алган ил кешесе типкедә яши алмый, яшәргә тиеш тә түгел. Иң югары вазыйфаи затларның чыгышлары күңелне тынычландыра, киләчәккә өмет күзе белән карый башлыйсың. Безнең ил гел авырлыклар аша алга барды һәм авырлыкларны еш кына үзебез тудыра килдек, аннан соң аларны җиңү өчен батырларча көрәштек. Ә бит, бер уйлаганда, матур яшәр өчен артык берни дә уйлап табасы юк.

Мәсәлән, Финляндиягә шалкан бәясенә урман сатып, үзебезгә зур бәядән затлы «финский мебель» кайтартмаска, үзебез үстерә алган җиләк-җимеш, яшелчәне читтән кайтартмаска, ягъни үзебезнең базардан кысрыклап чыгармаска кирәк. Инде килеп, без ни өчен доллар колы булып яшәргә тиеш ди. Үзен хөрмәт иткән һәр дәүләтнең үз акчасы бар, һәм берсенең халкы да ач-ялангач та түгел, ачка да үлми.

Ил җитәкчелеге безне дошман күргән чит илләргә нефть һәм газны Россия акчасына сатарга карар кылгач, Европа да, Америка да аптырашта калды. Алар үзләре игълан иткән санкцияләргә каршы мондый җавап көтмәгән иде, ахрысы. Шунысы кызык: «Россия акчасы» дигән сүз чыгуга, доллар түбән тәгәрәде, ә безгә Минтимер ага Шәймиев әйтмешли, «Без булдырабыз!» – дип югары күтәрелер вакыт.

Риман Гыйлемханов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү