Татарстанда якшәмбе көнне кискен җылыну көтелә, дип фаразлый ТР гидрометүзәге.
Әйтик, 3 апрель көнне болытлы һава, явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә булачак, дип хәбәр итәләр. Кайбер районнарда томан, күз күреме 500 метрга кадәр начарая, төнлә бозлавык көтелә. Көндез көчле җил чыгачак, ул 15-20 м/с ка кадәр (Казанда — 15 м/с ка кадәр) җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы минус 1 дән плюс 4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Әмма көндез термометр баганалары 8-13 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat