Үзебез генә калдык. Чит ил уенчылары кайтып киткән «Рубин» рәттән өченче матчта оттырды

«Әйе, имән кебек 300 ел яшәргә һәм гомерем буе эшләргә әзер мин». «Рубин» соңгы урында баручы «Химки»га оттыргач, баш тренер Леонид Слуцкий үзенең киләчәге турындагы сорауга әнә шулай дип җавап бирде. 2019 елда аны Казан командасын премьер-лигада калдыру өчен чакырганнар иде. Инде менә кабат шул куркыныч яный.

20 март көнне «Рубин» Мәскәүдә 1:6 исәбе белән ЦСКАга оттыргач, Леонид Слуцкийның үз вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр буласын фаразлаучылар да табылды. Казан клубының генераль директоры Рөстәм Сайманов исә остазны яклап чыкты. «Без аңа тулысынча ышанабыз. Сезон ахыры гына түгел, ул бездә гомерлеккә калачак», – диде Сайманов. Ике атналык тәнәфес вакытында команда бераз хәл алыр, тынычланыр, баш тренер да уйларын тәртипкә китерер дип фаразладылар. Әмма алай булып чыкмады.

Әле ЦСКАга каршы узган матчка кадәр үк Филип Уремович, Сеад Хакшабанович һәм Андрес Дрейер «Рубин» белән килешүләрен туктатып торырга карар кылды. ФИФА Россиядә чыгыш ясаучы чит ил уенчыларына әнә шундый мөмкинлек бирә. Өчесе дә – команданың төп уенчылары. Әмма иң авыры алдарак булган икән. ЦСКА белән булган матчтан соң Хвича Кварацхелия дә Грузиягә кайтып китте. Башкалар кебек булыр, җәй көне кабат Казанга килер дип өметләнделәр. Ә соңрак футболчының «Рубин» белән араны тулысынча өзүе ачыкланды. 21 яшьлек уенчы Батуми «Динамо»сы белән килешү төзегән. Грузин егетен зур акчага сатып, финанс хәлен яхшырту турында хыялланган клуб кына түгел, баш тренерның шәхсән үзе өчен дә зур югалту булды әлеге вакыйга. Ник дигәндә, әле Казанга килгәч үк Леонид Слуцкий Хвича кебек уенчылар белән эшләүнең үзе өчен үтә дә мөһим икәнен әйткән иде. Хәзер исә акча да, футболчы да юк.

Гомумән алганда, «Рубин»нан иң мөһим уенчылардан саналган 6 футболчы китте. Казан командасы составында чит илдән нибары ике уенчы – Тунис егете Монтассар Тальби һәм Даниядән Оливер Абильдгор  гына бар. Шулай итеп, калганнардан яңа команда корырга туры килә. Беренче уенда килеп чыкмады. Якташларыбыз үз кырында «Химки»га оттырды. Казан сакчылары премьер-лигада соңгы урында барган команда һөҗүмчеләренә каршы берни майтара алмады. Ә җиңелүгә китергән өченче тупны «Рубин» матчның соңгы минутында керттерде. Монысы – команданың рухы ни дәрәҗәдә нык булуын раслый торган дәлил.

Бу – башкала командасының рәттән өченче җиңелүе. Хәзер безнекеләр 25 очко белән турнир таблицасында 11 нче урында урнашты. Соңгы дүрт урындагы «Урал», «Химки», «Арсенал» һәм «Уфа»ның 21әр очкосы бар. Алдагы матчлар күңелле тормыш вәгъдә итми. Казан командасын башта «Краснодар» һәм «Спартак»ка каршы очрашулар көтә. Сезон ахырында исә премьер-лигада калу өчен көрәшүче «Арсенал», «Урал» һәм «Уфа»га каршы уйныйсы.  Леонид Слуцкийны 2019 елның декабрендә батып баручы «Рубин»ны коткару өчен чакырганнар иде. Ул үзе бурычын үтәде һәм Казан командасы премьер-лигада калды. Бу юлы хәлләр мөшкелрәк булырга мөмкин.

 

Фото:  https://www.rubin-kazan.ru


Фикер өстәү