Акчаны куярга урын табасы бар

Россия икътисадында кызыклы феномен пәйда булды: тышаулаучы санкцияләр нәтиҗәсендә илгә валюта яңгыры ява башлады. Углеводородлар дефициты фонында күккә күтәрелгән бәяләр шундый муллыкка китерде.

Bloomberg агентлыгы: «Әгәр Россиянең энергоресурсларын төп сатып алучылар аларның импортына эмбарго игълан итмәсәләр, Россия 351 миллиард доллар эшләргә ихтимал. Бу рекордлы уңай сальдо булачак», – дип язды. Bloomberg әйтүенчә, илнең көтелә торган сә үдә һәм түләү балансы үткән елгы күрсәткечтән өчтән бер өлешкә югарырак булырга мөмкин. Әлегә вазгыять шундый: нефтьне һәм газны азрак саткан саен, акча күбрәк керә. Белгечләр чикләүче чараларның Россиягә валюта агымын туктата алмавын да искәртәләр. Бу санкцияләрнең тәэсирен йомшарта. Дөрес, Америка җитәкчелегендәге Көнбатыш коалициясе, нефть резервларын сатуга чыгарып һәм нефть җитештерүне арттырып, «кара алтын»га бәяне төшерергә омтыла, әмма тиз арада зур уңышка ирешелмәс, диләр.

Көн тәртибенә көтмәгәндә валюта янчыгына яуган акчаны ничек тоту мәсьәләсе килеп баса. Хәзер бит, теләсәң дә, капиталны чит илгә чыгарып булмый, ишекләр бикләнде. Эчке базарда исә паника нәтиҗәсендә бәяләр чамасыз күтәрелде. Пенсияләрнең һәм хезмәт хакларының реаль күләме бик нык кимеде. Иртәме-соңмы аларны индексацияләү көн тәртибенә баса. Вазгыятьнең парадоксы тагын шунда: валюта күп керүгә карамастан, предприятиеләр һәм бизнес кыенлыклар кичерә, хезмәт хакларын киметергә, эшчеләрне ялга җибәреп торырга туры килә. Пенсия фондына взнослар кими дигән сүз.

Пенсияләрнең реаль күләме кимүен Росстат та таный. Февральдә пенсионерлар үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 1,8 процентка фәкыйрьләнделәр, ди. Бәяләр котырып үскән март күрсәткечләре әлегә исәпләнмәгән. Кыскасы, индексация инфляцияне куып тота алмый. Эшләүче пенсионерлар картлык акчасын бигрәк тә нык югалталар, аларныкы индексацияләнми бит. Дәүләт Думасы депутаты Оксана Дмитриева: «Без инженер пенсионерларны яңадан эшкә чакыру кирәклеге алдында торабыз», – ди. Хәзерге хәлдә аларның эшкә кайтасы килми, чөнки пенсия югалталар. Путинның федераль хөкүмәткә эшләүче пенсионерларның акчасын индексацияләргә әмер бирүенә шактый үтте инде. Тик боз эреми дә, урыныннан да селкенми. Йөз миллиардлаган бюджет долларлары чит илләрдә бикләнеп калды, индексация өчен хөкүмәт финанс чыганаклары таба алмады.

Бу юлы да илгә көтмәгәндә ява башлаган нефть долларлары файдаланып калынмаса, белгечләр дефициты нәтиҗәсендә импортны тагын кәгазьдә генә алыштырырга туры килмәгәе.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү