Бер артуның бер кимүе: кертемнәр буенча процент ставкалары төшә

Бу көннәрдә банклар кертемнәр буенча процент ставкаларын төшерә башлаган. Белгечләр моны Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч күзәтелгән шаукымның кимүе белән аңлата. Барлы-юклы бер ай вакыт эчендә күпләр кертемнәр буенча югары процентлардан файдаланып калырга өлгергән, банклар да үзләренә билгеле бер күләмдә клиентлар җәлеп итә алган.

Хәтерләсәгез, 1 март көнне Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырып куйды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнде. Моңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Үзәк банк мондый адым икътисади чикләүләр аркасында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкта булган акчаның кыйммәтен саклау өчен кирәк дип аңлатты.

Үзәк банкның көтелмәгән хәбәреннән соң банклар барлык төр кредит һәм кертемнәргә ставкаларны арттырды. Иң беренчеләрдән булып бу үзгәрешне ВТБ банкы эләктереп алды. Баштарак банк, ипотека кредитларын рефинанслау өчен гаризалар кабул итүне туктату турында хәбәр итте, аннары ипотеканың минималь ставкасын 15,3 процентка кадәр күтәреп куйды. Кертем һәм саклык счетларына акчаны исә ВТБда 18 процент ставка белән салырга мөмкин иде. Тора-бара банк аны 21 процентка кадәр үк җиткерде. Әмма бу көннәрдә банк кертем ставкаларын 3 процентка төшерде. Шул рәвешле бүген биредә кертем һәм саклык счетларына акчаны 18 процент ставка белән салырга мөмкин. 1 апрельдән башлап «Почта Банк» та кертем буенча ставкаларны 22 проценттан 20 процентка кадәр төшерде. Моңа кадәр 23 процент белән кертем ясарга тәкъдим иткән «Саклык банкы»нда да хәзер акчаны, күп дигәндә, 18 процент ставка белән сакларга мөмкин.

Килеп туган вазгыятьтә берәүләр булган акчасын кайда, ни рәвешле сакларга белмичә аптырганда, ятып калганчы, атып калучылар күбрәк булган. Күпләр банклар кертемнәр буенча югары ставкалар тәкъдим иткәндә, булган акчасын нәкъ менә биредә саклауны өстен күргән. «Открытие» банкы тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ил халкының яртысыннан артыгы, кертем ставкалары кисәк артканнан соң, булган акчасын банкларга илтеп салган.

Акчаны куярга урын табасы бар

Белгечләр моны булган акчаны саклап калуның иң ышанычлы ысулы дип саный.

– Бүгенге вазгыятьтә акчаны банкта саклауны дәвам итәргә кирәк. Ник дигәндә, акчаны алсаң да, югала. Аны хәзер доллар, еврога алыштырудан мәгънә юк. Банктагы кертемнәрнең 1,4 миллион сумга кадәр өлеше иминиятләштерелгән. Банклар банкротлыкка чыккан очракта да кешегә кертемнәренең әнә шул кадәр өлеше тулысынча түләнәчәк, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов.

КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох Россиянең банк системасы ышанычлы, кертемчеләрнең сакларга салган акчасын «туңдырырга» бернинди җирлек тә юк дигән фикердә.

– Банклар клиентлары каршында барлык бурычларны үтәргә сәләтле. Үзәк банк аларга бу эштә һәрчак теләктәшлек күрсәтә. Кертемнәрнең билгеле бер өлеше иминиятләштерелгән булу ышанычны тагын да арттыра, – дип белгеч. – Банкларга кертемнәр буенча процентларның түбән булуы отышлы, билгеле. Әмма алар да үзара көндәшлек итә, клиентлар өчен көрәшә. Шуңа күрә, телиме-теләмиме, башкаларга ияреп, банклар да процент ставкаларын арттырырга мәҗбүр. Аларның процент ставкаларын бер-бер артлы күтәреп, төшереп уйнавы, нигездә, әнә шуның белән аңлатыла.

Ипотека һәм фатир бәяләренә бәйле вазгыять нинди?

Икътисад тармагында кайнаган белгечләрнең күбесе кертемнәр буенча процент ставкалары алга таба да төшәчәк, дип фаразлый. Башкаладагы  аналитик үзәк җитәкчесе Василий Карпунин фикеренчә, якын арада Үзәк банк та төп ставканы төшерергә мөмкин.

– Кертемнәр буенча процент ставкалары алга таба да кимүен дәвам итәчәк. Март башында Үзәк банкның төп ставканы арттырып куюы аркасында пәйда булган шаукым тынды. Кеше югары процентлардан файдаланып, булган акчасын кире банкларга илтеп салды. Вазгыять тотрыкланды. Шуңа күрә банкларга депозитлар өчен югары процент тәкъдим итүдән мәгънә юк. Миңа калса, киләсе утырышта Үзәк банк та төп ставканы төшерер, – дип фаразлый белгеч.

Кертем буенча ставкалар төшсә дә, ипотека процентлары элеккечә үк югары кала бирә. Шул ук март башындагы шаукымнан соң алар да икеләтә диярлек артты. Бүген ипотека кредитын 20 проценттан да түбәнрәк ставка белән рәсмиләштерәм димә. Шул сәбәпле, соңгы ике атна эчендә Россиядә рәсмиләштерелгән ипотека килешүләре 5 тапкыр (!) кимегән. Белгечләр моны санкцияләр аркасында кайбер оешмаларның ябылуы сәбәпле күпләрнең эшсез калуы белән дә бәйләп аңлата. Ипотека алырга азмы-күпме мөмкинлеге булган кешегә дә бераз сабыр итәргә куша алар. Ник дигәндә, Үзәк банк төп ставканы төшереп, ипотека ставкалары да бераз төшмәсме дип өметләнә алар.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://pixabay.com/


Фикер өстәү