Ак Барс Банк кредитлар буенча процент дәрәҗәсен 11,9% кадәр киметте

Ак Барс Банк еллык 11,9% белән иминиятләштерүле кулланучы кредитларын тәкъдим итә. Клиентлар 13 айдан 84 айга кадәр 100 мең сумнан 2 млн сумга кадәр акча алып тора ала.

Кредитны теләсә кайсы вакытта өстәмә түләмичә һәм суммасы, чоры буенча чикләмичә алдан капларга мөмкин. Тартма* булган очракта, кредитлар буенча айлык түләүләргә 3% күләмендәге кешбэк күңелгә хуш килерлек бонус булачак.

Гаризаны сайт яисә банк офисы аша рәсмиләштереп була. Беренчел карар 5 минут эчендә кабул ителә.

 

 


Фикер өстәү