Табиб коронавирустан соң хәтер начараюның кемнәргә янавын аңлаткан

Кайбер очракларда коронавирустан соң хәтер начараю озак вакытка сузылырга, ә кайвакыт гомерлеккә шулай калырга мөмкин. Табиб-терапевт, Роспотребнадзорның Габричевский исемендәге Мәскәү Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белгече Дарья Хавкина “Известия” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Йөрәк-кан тамырлары һәм үзәк нерв системасы авыруларыннан интегүчеләрдә хәтернең начар булуы инфекция аркасында вакытлыча тагын да көчәергә, кайбер очракларда гомерлеккә шулай калырга мөмкин”, – дигән ул.

Шул ук вакытта, табиб әйтүенчә, коронавирус йоктырган кешене вакытында дәваламаганда яки дөрес дәваламаганда организмга кислород җитмәү (гипоксия) һәм аның кан белән тиешенчә тәэмин ителмәве баш мие зарарлануга китерергә мөмкин.

Хавкина билгеләп үткәнчә, COVID-19 инфекциясенә каршы иммунитеты булмаган, гипертониядән, йөрәктә ишемия авыруыннан, II типтагы шикәр чиреннән интегүче өлкәннәргә хәтер, игътибар югалу кебек куркыныч аеруча нык яный.

“Хәзерге вакытта коронавирусның хәтергә “бәрү” очраклары пандемиянең алдагы ике елындагыга караганда күпкә ким. Вакцинациягә, дәвалау алымнары камилләштерелүгә һәм бүгенге “омикрон” штаммы үзегчәлекләренә бәйле бу”, – дигән табиб.


Фикер өстәү