Риман Гыйлемханов: «Без ни өчен күңелсезлекләрдән дә кызык эзлибез соң?»

Ишегалдында күптән күренмәгән күршемне очраттым. Шактый вакыт авырып яткан икән. Дөресен генә әйткәндә, аның күзенә бик чалынмаска тырышам, чөнки килде-китте сораулар биреп тинтерәтергә ярата ул. Бу юлы да: «Эшләр барамы, Украинадагы хәлләр турында язасыңмы?» – дип сүз башлады.

– Юк, – мәйтәм.

– Нигә?

– Чөнки анда булганым юк.

– Булмасаң, телевизор карыйсыңдыр бит?

– Мин үзем күргән-белгәнне генә язам.

– Хохоллар бик бирешми, име?

Аның миннән бер-бер сүз ишетәсе килә иде, ә мин дәшмим.

– Кайчан бетәр икән бу операция дигәннәре?

– Сиңа нәрсәгә соң ул?

– Ник… кызык ич.

Күршем фаҗигадән нинди кызык табадыр – белмим.

Россия телеканалларыннан Украинадагы хәлләр турында тәүлек буе тапшырулар бара һәм шәхсән үзем аларны карамаска тырышам.

Беркөнне интернетта гыйбрәтле генә санга тап булдым. Дөнья йөзләрендә һәр биш кешенең берсендә психик тайпылыш бар икән. Бу – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән сан. Әле психика бозылуның дөньядагы иң популяр биш авыру исемлегенә керүен дә язганнар. Бу зәхмәтнең төп билгеләре, гади генә әйткәндә, кешенең үз-үзен тотышы, фикерләү рәвеше үзгәрү, башында гайре табигый уйлар туу, агрессия йә киресенчә төшенкелеккә бирелү була инде. Соңгы елларда дөньяда «психлар» саны 13 процентка арткан дигән мәгълүматка да тап булдым. Мин табиб-психолог түгел, шуңа күрә әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау ысуллары турында яза алмыйм. Мине бер нәрсә борчый: кайвакыт, үзебез теләп, психка әйләнмибез микән? Мәсәлән, Украинадагы вакыйгалар турында тулы мәгълүмат булмау кайберәүләрне чыгырыннан чыгара.

Кайберәүләр: «Нигәдер үлүчеләр саны бик аз», – дип борчылып, тәмам күңел тынычлыгын югалта. Андыйлар үземнең таныш-белеш арасында да шактый очрый. Мин аларга: «Нәрсә эшләргә кирәген җитәкчелек белә, үзеңне бетермә!» – дип әйтеп карыйм, әмма танышлар минем белән бәхәсләшә, хәтта талаша башлыйлар, берсеннән-берсе куркыныч хәлләр турында уйдырмалар, имеш-мимешләр сөйлиләр.

Беркөнне шул ук күршем бик белдекле кыяфәт белән бер танышының үз машинасында кирәк-ярак тутырылган юл капчыгы йөртүе турында сөйләде. Теге танышы элекке «гаишник» икән һәм мобилизация игълан иткәннәрен көтеп яши, ди. «Любой вакытта повестка китерергә мужетлар, шуңа күрә запас кием-салым тутырган сумка гел машинада йөри», – дип әйткән, имеш. «Ниткән танышың соң ул?» – дип сораган идем, ул бер танышының танышы булып чыкты.

Олы ялган кече ялганнардан башлана. Без ни өчен күңелсезлекләрдән дә кызык эзлибез соң? Кызык таба алмасак, нигә бәргәләнә башлыйбыз икән? Моңа баш җитми. Әллә бөтен дөнья акылдан шашамы, дип тә уйлап куям. Мондый тайпылышлар табигатьтәге, җәмгыятьтәге тетрәнүләр, тотрыксызлыкка бәйледер, дип әйтәсе килә үзе. Алай булса, демократия чәчәк аткан, иң бай ил саналган Америкада ни өчен һәр дүрт кешенең берсе психологка мөрәҗәгать итә икән? Әле аның мөрәҗәгать итмәгәннәре дә шактыйдыр. Аптыраганнан әйтү инде, калганын үзегез уйлап бетерегез!

Шушы язмамны тәмамладым да, эшкә барырга дип, ишегалдындагы машинам янына чыктым. Карасам, теге күршем килә. Авызы ерык. «Нихәл, Украина турында берәр нәрсә яздыңмы?» – ди.

– Юк. Борчылма син, үзеңне бетермә! Күңелсезлекләр үтә дә китә ул. Тормыш начар түгел бит! – дидем дә кузгалып киттем. Аның: «Синдә генә инде яхшы тормыш…» – дип сөйләнгәннәре генә колакка чалынып калды. Бераз кызганып та куйдым үзен, миннән үзе теләгәннәрне ишетә алмады бит, җүнләп йоклый да алмас бүген. «Вәт, псих!» – димәкче идем дә, туктап калдым. Авыру кешене рәнтҗетү килешмәс дидем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү