Тап та, тузан да күтәрсен: аш бүлмәсенә гарнитурны ничек дөрес сайларга?

Хатын-кыз 18 ел гомерен аш бүлмәсендә уздыра. Күптән түгел Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Шул рәвешле гүзәл зат көненә уртача 6 сәгать вакытын аш бүлмәсендә уздыра булып чыга. Монда ашарга пешерү белән беррәттән, ашау, савыт-саба юу, аш бүлмәсен җыештыру өчен киткән вакыт та кергән. Аш-су бүлмәсендәге гарнитур дөрес сайланган булса, бу эшләрне күпкә тиз һәм җайлырак башкарып була дип ышандыра белгечләр. Моның өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Җиһаз ясау буенча компания җитәкчесе Рөстәм Сабировтан аш-бүлмәсенә гарнитур сайлау серләрен белештек.

Төзелеше. Аш бүлмәсендәге гарнитурда һәр нәрсә дөрес итеп урнаштырылган булырга тиеш. Ашарга әзерләү кайдан башлана? Дөрес, суыткычтан. Аннан үзеңә кирәкле азык-төлекне аласың да юасың. Шуңа күрә савыт-саба юу урынын суыткыч белән янәшә куярга кирәк. Аннары ул азык-төлекне турыйбыз. Шуңа күрә югычтан соң эш зонасы урнашырга тиеш. Аннары инде плитә урнашса хәерле. Аш бүлмәсе төптән уйлап, һәр нәрсә уңайлы итеп урнаштырылган, төсләре дөрес сайланган булса, анда пычраклык сизелми дә.

Төсе. Кешенең күзе теләсә нинди төскә күнегә. Әмма аш бүлмәсе өчен кер күтәрә торган төсләр әйбәт. Шуңа күрә аш бүлмәсе өчен төп төс итеп  ак төсне алырга кирәк. Бу иң еш пычрана торган алгы ягы (фасад) һәм өстәл тактасы (столешница) өлешләренә кагыла. Анда пычрак күренми. Ул бүлмәне дә зуррак, иркенрәк итеп күрсәтә. Кухня гарнитуры өчен төп төс итеп соры һәм кара төсләр сайланган очракта, киресенчә, пычрак 2 метрдан ук күзгә ташланып торачак. Шул рәвешле ашарга пешергән саен юып, чистартып торырга туры киләчәк. Аш бүлмәсендәге гарнитурда ике төс белән уйнау яхшырак. Шуңа күрә анда урнашачак көнкүреш техникасының кара төстәгесен алсаң яхшы.

Өслеге. Ялтырап торган өслекле материалдан эшләнгән аш-су гарнитуры бүген бик зәвыксыз санала. Шуңа күрә ялтыравыксыз өслеккә өстенлек бирергә кирәк. Аны чистарту да җайлырак, тап та сизелми. Ялтыравыклы өслекне исә ашарга пешергән саен кат-кат чистартып, юып торырга кирәк.

Материалы. Монда бар да кесә калынлыгыннан тора. Аш-су бүлмәсенә гарнитур ясаганда кулланылган иң кыйммәтле материал – керамика. Софтач (инглиз теленнән – «җиңелчә кагылу» дип тәрҗемә ителә) һәм феникс дип исемләнгән пластик материаллар да яхшылардан санала. Алар бик матур, зәвыклы күренә. Аларда тап та калмый. Күп кенә җитештерүчеләр шушы пластик материалларны сатып ала да аны МДФ материалга ябыштыра. Болай эшләгәндә ул арзангарак төшә, билгеле. Әмма сыйфаты бөтенләй башка була. Ул тора-бара кубачак. Ялтырап торган акрил өслекле материаллар уртача бәягә төшә. Дөрес, алардан ясалган гарнитурның мәшәкате күбрәк – гел чистартып торасы булачак. Пленка белән капланган МДФ материал аш-су бүлмәсенә гарнитур ясаганда кулланыла торган иң очсыз материал санала. Әмма аны чистарту читен, кубып та тилмертәчәк. Гомумән, хәзерге гарнитурларны күбрәк МДФтан, корпус өлешләре ДСПдан эшләнә. МДФны теләсә кайсы материал белән тышлап була. Аның ныклыгы да, бәясе дә шуңа бәйле.

Өстәл тактасы (столешница). Аны, иң беренче чиратта, уңайлылыгы буенча сайлау хәерле. Иң очсыз өстәл тактасы пластик материалдан ясала. Дөрес, яньчелгән урын булса, анда су үтәчәк. Кайнар әйбер куйган урыннарда төсе үзгәреп китәргә дә мөмкин. Аш-су бүлмәсендәге гарнитур тәрәзә турысыннан узган очракта пластик өстәл тактасы куярга ярамый. Ник дигәндә, ул, дым тартып, күгәреп утырачак. Агач столешница табигый материалдан эшләнә. Шуңа күрә кыйммәткә дә төшә. Табигый материалдан эшләнгән мондый өстәл тактасы әллә ни озак хезмәт итмәячәк. Тора-бара аның өстендәге лак бетәчәк, ул урын агарачак. Ясалма материалдан эшләнгән акрил өстәл тактасы матурлык өчен генә ярый. Аны ясаганда сумала күп, таш аз кулланыла.  Ул бик тиз кыршыла. Аның бердәнбер уңай ягы бар. Ул да булса, аннан төрле формадагы өстәл тактасы ясап була.

Өстәл тактасы ясаганда кулланылган ясалма материалның киң таралган тагын бер төре – кварц. Монда, киресенчә, тоташтыручы каты таш бик күп, сумала аз кулланыла. Матурлык белән мактана алмаса да, практик яктан бик отышлы бу вариант. Анда курыкмыйча кайнар әйбер дә куя аласың. Төсе дә үзгәрми, тап та күренми. Табигый материал саналган мәрмәр һәм граниттан эшләнгән өстәл такталары да бар. Беренчесен алып та торасы юк. Ул майны, тапны – барысын да сеңдерә. Гранит исә, киресенчә, аларның берсен дә сеңдерми, тап та күрсәтми. Без табигый әйбер кыйммәт була дип уйларга күнеккән. Монда, киресенчә, өстәл тактасы никадәр уңайлырак, тизрәк чистарса, шулкадәр яхшырак. Бәясе дә шуңа карап үзгәрә.

Нинди плитә сайларга? Сатып алучылар ике төргә бүленә. Берәүләр өчен ризыкның тиз пешүе кирәк. Андыйлар гадәттә индукцияле плитәгә өстенлек бирә. Әмма аның тискәре ягы да бар. Беренчедән, мондый төр плитәдә пешерү өчен махсус савыт-саба алырга кирәк булачак. Бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Анда электр энергиясе дә күбрәк тотыла. Әмма электр белән эшләүче плитәнең өслеге шома булганлыктан, аны чистартырга уңайлы. Газ плитәсенең чыгып торган конфоркаларын юу күпкә мәшәкатьлерәк. Өстәвенә газ плитәсе кислородны яндыра. Шуңа күрә анда ашарга пешергәндә аш бүлмәсендә һава бетә.

Нәрсәдә экономияләргә ярамый?

Аш-су бүлмәсенә гарнитур сайлаганда нәрсәдә экономияләргә ярамый дигәндә, иң элек кешенең аны алганда нинди максатны күздә тотуын ачыкларга кирәк. Аны көн дә ашарга әзерләгәндә уңайлы булсын дип сайлаган кешеләр бар. Гарнитурны аш-су бүлмәсе буш тормасын өчен дип кенә алып куючылар да бар. Соңгылары, нигездә, көне буе эштә булып, өйдә бөтенләй диярлек ашарга пешермәгән, балалары булмаган яшьләр. Аннары гарнитур алганда фурнитура һәм «дымлы зона»га акча кызганырга ярамый. Билгеле булганча, андагы ачылган, ябылган, тартылган һәр нәрсә – фурнитура. Барысы да бер үк төрле эшләгәч, аңа артык акча чыгарып торудан ни мәгънә дип уйлаучылар ялгыша. Фурнитураның кыйммәтлерәге сыйфаты буенча яхшырак. Алар, ким дигәндә, 20 ел хезмәт итәчәк. Аш бүлмәсендә күп вакыт савыт-саба юа торган җирдә уза. Шуңа күрә «дымлы зона»га кергән – смеситель, савыт-саба юу, кашыклар куя торган урыннарга акча кызганмау хәерле.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү