Эшмәкәрләргә ярдәм вәгъдә итәләр

Татарстанда импорт алмаштыру үзәге эшли башлады. Санкцияләр чорында республика хөкүмәте тарафыннан эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән кабул ителгән ярдәм чараларының берсе әнә шуннан гыйбарәт. Бу хакта журналистларга Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, яңа үзәк үзебезнең эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән товарлар тупланган каталогны хәтерләтә. Анда теләге булган һәр эшмәкәр үзе җитештергән товарны урнаштыра ала. «Ул ике өлештән тора: сул якта моңа кадәр сатып алынган импорт продукциясе урнаштырылган. Андагы әйберләр саны 100 меңнән арта. Уң якта исә аларны алмаштыра алырлык үзебездә җитештерелгән товарлар урын алган. Аларның саны 109 меңнән арта», – дип ачыклык кертте Сибгатуллин.

Министр урынбасары килеп туган вазгыятьтә эшмәкәрләргә үз товарларын маркетплейслар аша да сатарга киңәш итә. «Хәзерге вакытта иң нәтиҗәле ысулларның берсе бу. Электрон форматтагы базар соңгы арада бик нык үсте. Мондагы әйберләрне ил күләмендә сатып алалар. Анда «киштә»гә куеп булган товарлар саны да чикләнмәгән, эшмәкәрнең чыгымнары да азрак. Аннары маркетплейска эләгү гадәти базар киштәсендә урнашуга караганда күпкә җиңелрәк», – ди Рөстәм Сибгатуллин.

Быел республикада кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларына ярдәм йөзеннән 4,5 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге тармак вәкилләре белән очрашканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул иткән.

Моннан тыш Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды 7 яңа микрофинанс программасын да эшләтеп җибәрәчәк. Аның кысаларында эшмәкәрләр ташламалы кредит ала алачак. Әлеге кредитларның процент ставкасы Үзәк банкның элеккеге төп ставкасы чамасында – 13,5 процентка кадәр булачак дип ышандыралар. Билгеле булганча, март башыннан Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде. Яңа программалардан файдалану өчен гаризалар 6 апрельдән кабул ителә башлаган. Моның өчен үзмәшгульләр Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Калган эшмәкәрләр исә гаризаны фасттрек.рф порталы аша тапшыра ала.

Алда телгә алган ярдәм чараларыннан тыш фонд эшмәкәрләргә элегрәк алган кредитлар буенча түләүләрне 18 айга кадәр кичектереп торырга да рөхсәт итмәкче. Яшь эшмәкәрләргә грантлар да вәгъдә итәләр.

 


Фикер өстәү