Мәрьямнең атлары (Төркиягә чыгып киткән мөһаҗирләр язмышы турында)

Дүрт ел чамасы элек Истанбулдагы бер китап кибете хуҗасы, нәшриятчы танышыбыз Гүрбүз Азакның «Мәрьямнең атлары» китабын укырга тәкъдим итте. Без китапны тизрәк сатып алырга ашыктык. Минем әле Төркиягә яңа килгән вакытым, төрекчәм дә чамалы. Китапны шактый озак укыдым, аннары анда язылганнарны, авторны өйрәнә башладым… Автор бу әсәрен заманында редакциягә килгән татар мөһаҗире хатирәләренә таянып язган.

Төркиядә 1938 елда туган журналист, язучы Гүрбүз Азакка 2021 елда Төркия Президенты Рәҗәп Таип Әрдоган тарафыннан дәүләт бүләге тапшырылды, бу вакыйга аның мәртәбәле  шәхес булуын искәртте. Шәхсән үземне кабат китапка әйләнеп кайтырга этәрде. Икенче кат укыдым һәм тәрҗемә итәргә утырдым. Төркиягә чыгып киткән мөһаҗирләрнең юлын тасвирлаган әсәр уйланырга, тарихта калган сәхифәләрне яңартырга ярдәм итә…

Айзирәк Гәрәева-Акчура.  Төркия

 

Мәрьямнең атлары

Гүрбүз Азак романыннан өзек

Тәрҗемә итүче – Айзирәк Гәрәева-Акчура

Ант итәм!

Ай, кояш, Кырым һәм Казан белән ант итәм ки, ни дисәм – исемем кадәр чынбарлык… Мин – Гомәр, алтмыш яшемдә. Бик теләдем, һәм дә безне яралткан Аллаһка ялвардым. Ул инанылмас, кан тулы, тетрәндергеч, хәтта искә төшерү куркыныч юлчылык турында ишетелгәнче, беленгәнче юкка чыгарга теләмәдем.

Үзәнлекләр, очсыз-кырыйсыз карлы тау юллары мондый, төннәре төнгә, көннәре көнгә охшамаган, атналарга сузылган елаулардан, үлемнәрдән торган бер күчеш күрмәгәннәрдер.

Әмма без бар идек. Госманлы җиренә, шөкер, барып җитә алдык.

Мин – Гомәр!

Бертуганымның ятим һәм үксез кызы бер икенде вакытында, яңгырда абына-егыла өйгә йөгереп килде, «Абзыкай!» дип, ачыргаланып кычкырды. Аның аһ оруын ни акылы, ни бәдәне күтәрмәде, аңын югалтып егылды балакай.  Хатыным белән аны өйгә алып кереп сәкегә салдык, аңына китерергә тырыштык. «Мәрьям, Мәрьям!» – дип ялвардык, ялындык. Бераздан кан сарган яшь тулы күзләрен ачты. Бер миңа, бер җиңгәсенә аучылардан качкан кош кебек карады, калтыранып тагын бер кат «Абзый!» диде һәм тагын ушын югалтты.

Мәрьям – әле яңа ундүртен тутырган яшь, кыю кыз. Юк-барга өзелмәс, җиңел генә еламас, мәхәлләдәге һәркем яраткан фидакарь бер бала. Бу кадәр өзелгәнгә күрә, күтәрә алмаслык бик авыр хәлгә очраган яки бик начар хәбәр ишеткәндер дип юрадым.

Вакыт ястүгә якынлашканда гына аңына килде. Хәлсез килеш урыныннан торды. Җиңгәсенә, миңа озак кына карап торгач, берәр кеше ишетмәсен дигәндәй, пышылдап гына:

– Барыбызны үтерәчәкләр… – диде.

– Кемнәр?

– Шәһәрдәге бөтен татарларны (төрекләрне) кылычтан уздырачаклар, атарга тезәчәкләр.

– Кемнәр?

– Өч көннән соң, нәкъ өч көннән соң монда беркем калмаячак. Мөселман калмаячак, абзый.

Мәрьям артык еламый иде. Иске Мәрьям халәтенә, ниһаять, кайтты.  Булган хәлләрне берәм-берәм аңлатты. Дәхшәт эчендә калган кыз аягына басып тора алмыйча чүкте, дога кыла башлады. Калтырана-калтырана кабатлады: «Я Раббым, сиңа сыендык, безне мәрхәмәтеңнән ташлама, колларыңны кызган…» Алдашмыйм: мин дә янына чүктем, учымны догага ачтым, тирән сулыш алып «Амин» дип әйтә алдым.

Мәрьям вазгыятьне болай аңлатты:

– Сыйныфта соңгы дәрес бетүгә иң беренче булып мин урынымнан тордым. Һәрвакыттагы кебек, тәрәзәгә үрелеп, тышка, агачларга, болытларга карый идем, 8–10 кылыч тоткан адәмнең безнең тарафка таба бакыра-кычкыра килгәннәрен күрдем: «Мәктәпләре шушы! Әнә шул бүлмә! Тамырларын корытыйк! Бүген кызгану юк! Берсе дә исән калмасын! Берсе дә!» Бөтен көчемә сыйныфтагы укытучыма, дусларыма кычкырдым: «Качыгыз! Качыгыз! Безне үтерергә киләләр!» Сыйныфта чуалыш башланды. Әмма качар урын юк иде. Мин ул чуалышта ишектән чыга алган бердәнбер кеше булдым. Ара-тирә чыккан кебек, тиз генә иске, караңгы, бик кулланылмаган баскычтан сыйныфның чатырына качтым. Тавыш-тынымны чыгармадым. Исерек большевиклар укытучының үлем куркуы белән келәләгән ишекне шатырдатып җимерделәр. Иелеп, түшәм такталары арасыннан астагы хәлләрне күзәтә башладым. Укучылар болан балалары кебек качар урын эзләде. Бер почмакка елый-елый өелештеләр. Сәрхуш адәмнәр башта алар алдына чыккан Муса мөгаллимгә әллә ничә тапкыр кылыч кададылар. Соңрак балаларга таба киттеләр.

Кыз туктап калды. Бераз тын алгач, кабат шул хәлне яшәгәндәй дәвам итте:

– Соңрак балаларны кылычтан уздырдылар. Тугызы да кычкыра-кычкыра үлде. Гомәр абый, миңа үлгәннән дә начаррак… Гомер буе оныта алмам…  Елау, кычкырышлар ишетелми башлагач, «Бетте», – диделәр. «Юк, бу эш бары тик әлегә бетте. Төрекләр бетмичә туктау юк», – диделәр. Ике йөз большевик алдан карар биргән икән. Абзый, бүген нинди көн?

– Чәршәмбе, кызым.

– Якшәмбе иртәсе бу тирәләрне һәм башка төрек мәхәлләләрен салдырачаклар. Мылтык-кылычлары хәзерләнгән. Кичә бер җиргә җыелып, шундый карар кабул иткәннәр. Көлә-көлә шул хакта сөйләштеләр. Артык канун да, дәүләт тә алар, имеш. Хәлебез бик начар, абзый. Качыйк, көтеп тормыйк… Җиңгәм, еракларга китик. Үлем безне тотканчы, бер минут тормыйча качыйк!

2.

Мин – Мәрьямнең абзые, Гомәр.

Шул ук төнне якын-тирәдәге кайгыдан йөрәкләре янган берничә гаилә өчен начар хәбәр язылган хатлар әзерләдем. Мәрьям иртәдән аларның өйләренә барачак, берни сөйләшеп тормыйча, әлеге язуларны тапшырачак иде. Дусларыма шулай яздым:

«Туганнар!

Кичә икенде вакытында мәктәптәге балалар һәм укытучы Муса әфәнде кылычтан кичерелде. Бу якшәмбе безгә каршы бер һөҗүм булачак, ышаныгыз. Артык тик тору һәм сорау бирү вакыты түгел. Хәзерләнегез. Мөһим әйберләрегезне, юрганнарыгызны, кышлыкларыгызны арбаларга төягез. Он, шикәр, тоз һәм чәйләрегезне, коры итләрегезне, булса, сәнәкләрегезне онытмагыз. Мылтыкларыгызны да.

Озын, читен бер сәфәргә чыгабыз. Башка чара юк. Сәфәргә бу җомга сәхәрендә, таң атканда юлга кузгалабыз.

Хәзер үк вазгыятьне белмәгәннәргә җиткерегез. Киткәннәр котылыр, калганнар үләр.

Тилермәгез, кычкырышмагыз, ятлар белән сөйләшмәгез. Көньяк тарафында, шәһәр чыгышыннан биш километр ераклыкта очрашырбыз!

Аллаһ безнең белән!

Язган: Гомәр».

Санлыйлар, хөрмәт итәләр һәм яраталар мине.

Мәрьям иртәдән кәгазь төргәген алып чыгып китте.

Без, хатыным белән, арбаны тутыра башладык. Акрын-акрын, авыр әйберләрне өйдә калдырып, иң кирәкләрен өй артына, өсте һәм кырыйлары тыгыз капланган арбага ташыдык. Әтинең ядкәре – самавырны, ике сәнәкне, ни булыр, ни булмас, урнаштырдык.

Хатыным акрын гына елый иде.

Бу хәсрәт йөге тулы сәфәрдә ничә кеше Госманлы туфрагына барып җитәр, никадәр кеше исән калыр – әйтү авыр. Асыл күченү: йөз еллар эшкәрткән туфракларны, җылы таш өйләребезне, сулыш алган һавабызны ташлап китү. Үз-үземә, Гомәр, таян, нык бул, дидем. Бу сәфәр һич кулай булмаячак. Кеше үтерүчеләр, дәүләтнең кораллы, бомбалы гаскәре, мәрхәмәтсез качак гаскәриләре, юлбасарлар һәм суык кыш көннәре безгә рәхәт күрсәтмәс. Ноябрь аенда бер белмәгән юлларга чыгу, күп тоткарланып тормыйча, Чечня, Дагыстан, Кавказдан, аннары Госман иленә бару – язмышыбыз.

Мин эчемнән кайгырам, үзем күзләремне качырып, хатыныма пышылдадым: «Елама, кичәр. Иңрәмә (шыңшыма), әйбәтләнер…»

Каршыбызга зур бәла килде, без дә көчле булырга тиеш идек. Аллаһ һәр кешегә үзе күтәрә алырлык йөк бирә. Без, мөгаен, тагын да авырракларын ташырбыз. Хәзергебез кебек, киләчәк тә безнең өчен юк дип уйладым. Әмма бер күренеп юк булган ул нәзберек һәм ерак тоелган өметкә ышану – бердәнбер дәвабыз, бердәнбер адресыбыз.

Мәрьям акрын гына килде, эчкә керде.

Утарга барып, арба тартачак атларны һәм Мәрьямнең үз кардәше санаган яшь, зур гәүдәле, ак атны карап, юлга хәзерләдем.

Безгә хәзер куркыныч никадәр якын?

Таң никадәр ерак?

3.

Соңында ераклардан яктылык балкыды. Йокы белән йокысызлык арасында, бетә белмәгән төн киткәндә караңгылык эреде. Һәр тараф бер төрле дымланып көмешләнде. Шул вакытта без аякка бастык. Атларны арба янына кудым.  Аклым акрын бул дигәндә, күңелем ашыктыра иде.

– Хатын, син әзерме?

– Әзер, Гомәр. Аһ, Гомәр…

– Мәрьям, син?

Шул, минем җүләр кызым Актуган өстеннән, әмер биргән йөзбашы кебек, җавап бирде:

– Әйе, абзыкай!

Арбага утырып, кулыма дилбегәне алдым. Хатыным минем артта утыра, кайбер әйберләрне җайлап куйды. Дилбегә белән атлар сыртына суктым, тәвәккәллек белән ант биргәндәй:

– Киттек, бисмиллаһ, – дидем.

Авыр арбаның тимер тәгәрмәчләре хыртлап урыннарыннан кузгалды. Чайкалып барабыз. Кызу китү заманы түгел. Күчеп китүебезне чит колаклар ишетмәсен. Мәрьям алда бара. Артка карыйм, хатынымның иреннәре кыймылдый. Билгеле, дога кыла.

Еллар дәвамында безне туендырган, үстергән, аягыбызда нык тоткан басуга барган кебек идек. Әмма кайгылы йөз белән. Ике сүз әйтерлек көч юк. Зират кырыеннан узганда, әтием, әнием, кардәшләрем – барысы аякка басып, безне озатып калдылар төсле. Чыннан да шулай дип уйлыйм. Башым белән барысына аерым-аерым сәлам бирдем.

Авыр сулама, Гомәр… Күзләреңдә яшь күренмәсен. Сине ничек, җитди һәм сүзен белеп, үлчәп сөйләгән кеше буларак белсәләр, шулай булып кал. Әгәр бер онытылып китсәң, бер еласаң, агалыгың таралып китәчәк. Елама. Кара, әнә теге өч агачны каберлеккә син утырткан идең. Җомга көннәре бирегә килеп, баш очларында «Фатиха» укыган егермедән артык кабернең ташлары, ул өч агач кебек түзем һәм нык булу вакыты. Кара, ул җүләр кыз, ятим кыз елыймы? Агалар еламас, Гомәр.

– Гомәр, артыбыздан өч-дүрт арба килә. Бездән алда баручылар да бар.

Хатыным дөрес сөйли иде. Димәк, кәрван шактый озынаячак. Әйбәт ишарә.

– Мәрьям, сиңа әйтәм, кызым! Бераз акрынрак бар!

– Ярый. Әмма Актуган тик тормый!

Шулайдыр. Актуган ялларын җилфердәтеп очарга ярата. Ул да Мәрьямгә охшаган куркусыз иде. Нәкъ инсан кебек, һәр сүзне аңлый торган ат. Хәтерлим, Мәрьям аты белән чапканда таулардан ташлар коела, җир урыныннан күчкән кебек тоела иде. Бу атны бары Мәрьям йөгәнли ала иде, гел сәерсенеп күзәттек. Әгәр кыз: «Шул-шул таба бар, шундагы өйләргә, бакчаларга бар», – дисә, ат аны тыңлап, ул әйткән тарафка китә иде. Кыз кушса, Актуган урталыкны җәһәннәмгә әйләндерер. Башта аптырадык, аннары ияләштек. Бу ат бу кыз өчен дөньяга килгән иде.

Манзараны ерактан күзәткәндә, зур галәм минеке булды. Нәкъ алдан килешенгән җирдә, бездән күпкә иртә килгән арбалар бер-бер артлы тезелгән. Бераздан тагын өч гаилә өстәлде. Яннарына киттем, үземнең арбаны иң алга чыгардым. Арбамнан төштем, башка ир-атлар да төште, һәркайсы белән аерым-аерым сәламләштем. Егерме ике арба санадым. «Әйдәгез, бер җыелыйк!» – дидем. Бабайлар, ирләр тупландык. Бераз йокылы, аптырашкан, сорау тулы дымлы күзләрен төбәгән кардәшләремә карап, шулай дидем:

– Якташларым, туганнарым! Барыбыз да бу җирләрдә тудык, еладык, көлдек. Бабайларыбыз, әбиләребез, әти-әниләребез кебек… Язмышыбыз, эчәсе суыбыз шушында кадәр икән. Моннан соң яңа бер Ватан эзләячәкбез, башка чара юк. Без куркак түгел, качып китмибез. Башыбызга киләчәк кайгыларны, толлыкны, ялгызлыкны, үлемне, хатын-кызларның акылдан язуларын ташлап китәбез. Алдыбызда кыш, озын юллар… Һәр түмгәк артында, һәр көн кичендә безне кыенлыклар, аянычлы хәлләр сагалап торачак. Бәлки дә бик күп кан, яшь түгәрбез… Әмма ни генә булмасын, без Анадолуга барып җитәрбез!

Сүземнән бүленеп, тирә-якка кабат күз салдым. Курку-ашыгулар артык күп сизелмәде. Сәхәр җиле хәерле юл теләп, һәркайсыбызны сыйпап узды. Хатыннар, кызлар, балалар да арбаларыннан коелды, кызыксынып якынлаштылар. Дәвам иттем:

– Туган җирдән аерыла алмам, сәфәрне күтәрә алмам дип, ваз кичәргә теләгәннәр, соңрак түгел, хәзердән сөйләсен. Кире кайтып китә алалар. Бәлки аларга шулай хәерлерәктер, белмибез ки. Артык арбаларга утыру вакыты җитте. Озакламый көн яктырыр. Бөтен юл кирәк-яракларын, язганнарымны алдыгызмы?

Артык тавышланмый гына сөйләштек.

– Әйе, Гомәр.

– Ләгәннәр, самавырлар, су комганнары?

– Алдык.

– Ә мылтыклар? Азыклар? Сәнәкләр?

– Алар да әзер.

– Алайса, ни булыр, ни булмас, хәзердән хәләлләшик. Һәркайсыгызга хакларым мең кат хәләл булсын!

– Безнеке дә!

– Сәфәрәбез мөбарәк булсын, туганнар. Аллаһ безнең белән!

Бу юлы ныграк кычкырдылар:

– Безнең белән!

Халык арбаларына таба юнәлде.

Дөнья яктырып, юллар ап-ачык күренә башлады, тезгеннәрен тартып, атларыма эндәштем:

– Көн яктырып килә, кузгалыйк. Аллаһ аякларыгызга көч-дәрман бирсен. Бисмиллаһ!

Һәм…

Бик газаплы, яга торган, үлә-терелә сөреләчәк юлыбыз башланды. Ун минуттан соң кызыбыз Мәрьямгә бакырдым:

– Мәрьям! Кәрванны ура! Артка таба бер кит, бер кил. Анда ни хәлләр бар, миңа хәбәр ит!

Нәкъ ул теләгән әмер иде. Яныбыздан җил кебек исте китте. Әйләнеп килде. Кабат кубып киткәндәй артка чапты. Бу юлы кире килгәндә ат арбасына якынлашты, кашлары җыерылган, үзе сөйләнә:

– Гормәр абзыкай! Ике арба шәһәргә кире китте. Озын юлны күтәрә алмыйбыз, дигәннәр, имеш. Авыру бабайлары, сабыйлары бар икән. Танышлары шулай әйтте.

– Ярый, кызым, Аллаһ шифасын бирсен.

Мәрьям янә алдыбызга чыкты.

Иртәнге кояш нурлары белән бергә киң, ташлы туфрак юлдан барабыз, арба тәгәрмәчләренең тыкыр-тыкыр киткәне, атларның акрын гына пошкырган тавышы ишетелеп тора. Бу – сәфәребезнең беренче көне. Китә алган кадәр ераккарак китүебез әйбәт. Өйләгә кадәр тукталмадык. Һичбер хөкүмәт кешесе, тикшерүче, сакчы, юлыбызга чыгып: «Кая барасыз?» – дип сорамады. Аңлашылды. Күчеп китүебезгә сөенәләр иде. Нигәме? Чөнки Казан шәһәренең артыкларыннан котылачаклар.

Ашыкмыйча бара идек. Кәрван барганда кайбер хатыннар арбалардан төшеп, көзнең соңгы үләннәрен туплап, кабат арбаларга кыенлыксыз җитешеп утыралар. Яшьләр хәтта өчәр-өчәр бүленеп, кәрванны урый-урый ярыштылар. Алга чыккан яшьләргә кул чапкан балалар, кызлар, абынып егылганнарны күргәч, рәхәтләнеп көлештеләр. Әйтерсең, бу зур кәрван якындагы бер ярминкәгә юл тота иде. Яки дә ярминкәнең үзе.

Шатлыклы тавышлар дәвам итсен, сөенечләр бетмәсен дип теләп барам. Ниятемдә кәрванны икендедән соң бер яшел аланда туктату, ял итү, хәтта кичне шунда уздыру иде.

Мәрьям бик шомарды, әле алга чаба, юл тузанына күмелә, күренмәс була. Әле артка таба җилдерә. «Кайда син? Еракка китмә!» – дигәннәремне ишетми дә. Аһ, Мәрьям, Аһ… дип торганда, икенде вакытына якынлашып килгәндә, сул ягымда кинәт пәйда булды һәм бар көченә диярлек кычкырды:

– Абзый! Кәрванга тагын өч арба өстәлде. Егерме өч булдык!

Тагын җил алды! Актуганның болай да туктап торырга исәбе юк. Койрыгын өскә кабарткан, тоякларын күрсәтә-күрсәтә чаба.

Ара-тирә аерым-аерым да, төркем-төркем булып та яныбыздан узган авыл кешеләре очрады. Юлларда, басу кырыйларында электән ватылып калган арбалар, черегән тәгәрмәчләр, ташландык чардаклар күрдек. Бер авыл аша узганда бөтен халкы чыгып баскан, хатыннары, балалары юл буйларына тезелгәннәр иде. Исләре китеп безгә карыйлар. Мондый озын кәрван күргәннәре юк, билгеле. Аларга иелеп сәламнәр бирдек. Кайберләре безгә кул болгап калды.

4.

Кайсыдыр бер авыл янында идек, төгәл исемдә түгел.

Исемемне, яшемне хәтерләмәслек дәрәҗәдә сүзсез, кәефсез, кыргын, кызганыч хәлдә бара идем. Кичә иде, ахры, кәрванны икешәр-өчәр арбалык төркемнәргә бүленергә, арада утызар адым ара калдырырга куштым.

Көн тыныч һәм кояшлы. Арба тәгәрмәчләре тыкыр-тыкыр тәгәри… Еракта, арада бер күренеп, зур канатларын җәеп очкан бөркетне күрдем, аклыма өметләрем килде…

Ерткыч кошның безгә якынлашуы, нәкъ өстебездә әйләнеп торуы бер дә әйбәт галәмәт түгел иде. Күп вакыт узмады, арттан инсан тавышына охшамаган, ук тиеп коега төшкән ана юлбарыс кебек ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелде:

– Айдаааааар!

Гүя җир тетрәде, кызыл кыялы таулар «Айдааааар!» дип иңрәде.

Мин дә шундый ук көчле тавыш белән артка борылып кычкырдым:

– Туктарга! Тукта!

Курку эчендә арбадан сикереп төштем.

Ачы тавыш кабат яңгырады:

– Айдар, балам! Бөркетем! Айдарым!

Шул вакыт Мәрьямнең арттан җилдереп килгәнен күрдем.

– Гомәр абзый! Казибан апа акылын югалтты!

Калганын тыңлап тормадым, ашыгып тавыш килгән якка киттем. Мин килгәндә берничә кеше һәм ире Козу арбадан төшкән хатынны тынычландырырга, юатырга тырышалар иде. Әмма Казибан беркемне ишетмәс, танымас хәлгә килгән. Тотып кала алмадылар, кулларыннан ычкынып егыла-егыла читкә йөгерде. Артыннан карап калдык.

Уйга килмәгән, көтелмәгән хәлләр башланды, йөрәк түзсен.

Хатын йөгерә-йөгерә текә тауга менде. Кулларын күктә очкан бөркеткә сузып, баягы кебек ачыргаланып, елый-елый кычкырды:

– Айдарым! Айдарым!

 

Аннары хәлсезләнеп җиргә егылды. Арбалардан төшкән хатыннар аңа таба йөгерде. Йөрәге парчаланган, дөньяны югалткан ананы култыклап арбасына алып барып урнаштырдылар. Аннары белдек: баласы Татар мәхәлләсе мәктәбендә үлгәннәр арасында булган. Ул көннән хәзергә кадәр ашамый-эчми, гел елауда барган… «Бөркетем» дип яратып үстергән баласы каберенә бер таш куя алмаган ана акылын шул ташсыз кабергә күмгән…

Ул арада төн кунарга тукталдык. Ат арбаларын дүртпочмаклап тездек, уртага учак яктык, аш-су әзерләдек, самавыр кайнаттык. Атларны һәр төркемнән бер кеше утлатырга алып китте. Шулай утлап йөрсәләр, таңга кадәр тамаклары туяр. Төнлә арбалар уртасындагы мәйданчыкта кабызган учакка таллар, агач тамырлары атыштырып тордык, кара-каршы утырган хатыннар, ирләр шактый җылынды. Йөзләре, күзләре яктырып китте. Казибанны онытып, аякка басарга җыенганда, уң ягымда утырган ире сөйләнде:

– Менә шулай, Гомәр базый… Айдарның каберенә таш та куя алмадык. Куркам… Баламның кабере югалачак…

– Козу, син генә түгел. Кәрванда синең кебек кайгылы тагын берничә ата бар…

Таш мәсьәләсе уртага чыккач, сөйләшү янә кузгалды. Берничә кеше юлга кузгалыр алдыннан төнлә әти-әниләренең кабер ташларын казып алганнар. Димәк, без генә түгел, шул кабер ташлары да Анадолуга юл тоталар. Бу хәлгә борчылыргамы, аптыраргамы, нишләргә белмәдем. Иң соңында Габдрахман әфәнде әйтте:

– Мин дә шулай эшләдем. Бу ташлар яңа йортыбызда күз алдыбызга куелмаса, безгә ул җир тиз генә ватан булмас. Ташсыз кеше – атасыз кешедер ки, кардәшләребез җирендә ятимчә каранып, читләрчә болганып йөрербез.

Суынган чәйләрне эчәргә теләмичә генә бетердек һәм бергә диярлек: «Әйваллаһ! Аллаһка тапшырдык!» – дидек.

Ташсыз кеше – атасыз кешеме? Габдрахман, бәлки, бик үк дөрес әйтмидер, әмма хаклы иде.

Атларны караклардан саклау өчен учак янына, урталыкка керттек. Ул төн дәвамында җир астыннан ишетелгән төсле арган, елак тавыш акрын гына булса да кабатланып торды.

– Айдарым, Айдарым…

Ук белән атылган ана арыслан әле һаман кое төбендә иде…

Әй, бетмәс караңгылык! Гомәр хәзер ничек йокыга китәр?! Бу кәрван, бу таулар, йолдызлар?! Ничек йоклар?!

5.

…Янә көн туганчы аякка калыктык. Арбаларны юлга тездек, тәгәрмәчләрен, күчәрләрен күздән кичердек. Атларның җәрәхәтле җирләренә дарулар сөрттек. Күзгә бер күренеп, бер юк булган кызны чакырдым:

– Мәрьям, яныбызга кил!

Калын киенгән, ак калфаклы кызый Актуганы белән бергә тиз генә килеп җитте.

– Абзый, ни булды?

Кичә кич җиңгәсе белән үлчәп кискән, уртасына кар төсендәге ак җеп белән «Аллаһ безнең белән» дип чигеп язган ал тукыманы селкеп күрсәттем.

– Менә байрагыбыз!

– Аңламадым, Гомәр абый…

– Бу кәрван башында барачак байрак! Яшьләр белән ике метрлык тал табыгыз, шуңа бәйләгез. Менә баулары да әзер!

– Гомәр абзый, алда гел мин барачакмынмы?

– Әйе, син! Шуңа күрә байракны да син йөртәчәксең.

Кыз байракны кулына алды да чаптырып китте.

Мин борылып атларга кычкырдым:

– Кузгалдык!

Салкынча һавада арба тәгәрмәчләре, күчәрләре тыкырдады… Кояш сөңге буе югары күтәрелде. Уң ягыбызда – яңа гына күренә башлаган тауларда яфраклары коелып бетмәгән яшеллек шәйләнде. Сул ягыбызда – дала һәм еракларда кечкенә таулар. Баш очыбызда күгәрчен төсендәге болытлар арасыннан зәңгәр күк елмая.

Барып җитә алырбызмы?! Шулкадәр даланы, юлны, кичелмәс тауларны узып, бер тирән итеп җиңел сулыш ала, Госманлы җире чәчәкләренә, бөҗәкләренә, күгенә «Менә кавыштык!» дип әйтә алырбызмы? Кызык, ничә кеше, ничә ат, ничә арба барып җитәр?!

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү