Авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы күпме?

Узган ел нәтиҗәләре буенча, авылда уртача хезмәт хакы бер эшчегә 32 480 сум туры килә. Бу хакта “ВТ” хәбәрчесенә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. 2020 ел белән чагыштырганда, үсеш 23 процентны тәшкил итсә дә, республиканыкыннан 27 процентка кимрәк.

Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакын Яшел Үзән районында алалар. Биредә “Майский” теплицасында уртача хезмәт хакы – 55,2 мең, Ак барс кошчылык комплексында 42,9 мең сумны тәшкил итә. Тукай районында да хезмәт хаклары яхшы (44,8 мең сум). Аның дәрәҗәсен 50,8 мең сум белән Челны Бройлер һәм Камский Бекон (51,1 мең) күтәрә. Моннан тыш, узган ел Чистай (33,2 мең) һәм Мамадыш (44,3 мең) районнарында күтәрелеш сизелде. Районда уртача хезмәт хакы 35 процентка арткан. Шулай ук Тәтеш, Аксубай, Актаныш районнарында да хезмәт хаклары даими рәвештә үсештә һәм башка тармаклардан күпкә калышмый.

Хуҗалыкларга килгәндә, Әлмәт районының “Союз Агро” (60,5 мең), Бөгелмә районының “Төньяк Нива” (45,5 мең), Буа районының “Акыллы ферма”, Аксубайның “АФ АксуАгро”, Чүпрәленең “Цильна”, Тәтешнең “Бакрчи”, Чиремшәннең “БиоАгро” җәмгыятләрендә уртача хезмәт хакы 43 мең сумны тәшкил итә. Ә Әтнә районының “Дусым” агрофирмасында сыер савучылар – 49,8 мең, Мөслим районының “Август-Мөслим” оешмаларында 42 мең сум ала.
Быел тармактагы уртача айлык хезмәт хакын уртача икътисад буенча 80 процентка кадәр күтәрү бурычы куелган.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү