«Бер тиен акчабыз юк»: «Апас-мол» агрофирмасында хезмәт хаклары ник аз?

Редакциягә борчулы шалтырату килеп иреште. «Апас-мол» агрофирмасында эшләүче терлекчеләр хезмәт хакларының аз булуыннан, аны да вакытында түләмәүләреннән һәм фермада үлгән бозаулар өчен акчаларын тотып калудан зарланды. Әлеге мөрәҗәгать буенча без Апас районына бардык. 

«Бер тиен акчабыз юк»

Редакциягә шалтыраткан Люция Сәлахова Колгына авылында яши. Эшкә исә өч чакрым ераклыктагы Дәвеш авылы фермасына барып йөри. Егерме елдан артык фермада эшләүче тәҗрибәле терлекче. Баштагы елларда сыер сауган, дүрт ел элек яшь бозаулар карауга күчкән.

– Эшебез иртәнге сәгать 4тә башлана, – ди ул. – Сигездә кайтабыз да, төшке аш вакытында кабат барып, ике сәгать эшлибез. Кичен тагын 4,5 сәгать фермада булабыз. 170 бозау карыйбыз. Асларын чистартабыз, ашарларына салабыз. Эше күп, тик түләве бик аз. Без эшлибез, ләкин ничә сум хезмәт хакы аласын да, ни өчен шулай аз чыгуын да белмибез, чөнки кәгазь бирүче, аңлатучы юк, – дип аңлатып бирде ул четерекле хәлне.

Яңа танышыбыз сүзләре буенча, терлекчеләрнең хезмәт хакларыннан үлгән бозаулар акчасын тотып алып калалар.

– Бозау карауга күчкәннән бирле, ягъни дүрт ел дәвамында яшь маллар үлгән айда аның акчасын тотып алып калалар. Бернинди документка кул кую юк. Башта икешәр мең сум алып калдылар, соңгы берничә айда дүртәр мең сумны кыса башладылар. Әле анысын да белми йөрер идек. Бу айда мин хезмәт хакы хисабына ике бозау яздырып алмакчы идем. Шул турыда язылган кәгазь артына февраль хезмәт хакын 2400 сум дип күрсәткәннәр. Аласы акча аз булгач, бер генә бозау бирделәр. Сораша башлагач, дүрт мең сумны тотып алып калган булып чыктылар. Ә бозаулар күп үлә, чөнки тиешле карау юк. Кыш буе тәрбия күрмәде алар. Бер айда 18–20 бозау үлгән очраклар булды, – ди ул.

Люция Сәлахова сүзләренчә, үлгән бозаулар өчен акчаны терлекчеләрнең хезмәт хакыннан тотып калу элек тә булган. Соңгы елларда бу бигрәк тә ешайган. Мондый хәл күрше-тирә авылларда юк, ди ул.

Люция Сәлахова әйтүенчә, агрофирмада эшләүчеләр болай да аз хезмәт хакы ала.

– Гыйнварда кулга 14 мең сум алдым. Бу безнең өчен бик күп дип санала инде. Гадәттә уртача яхшы хезмәт хакы 12 мең сум дип бара. Елга бер-ике тапкыр 18 мең дә алган булды. Без генә түгел, сыер савучыларның да кесә тутырып акча алганнары юк. Дүшәмбе көнне район башлыгы янына барган идем, ул ялда булу сәбәпле, керә алмадым. Шуннан кайткач, февральгә 6 мең сум акча күчте. Белешә башлагач, бозау өчен дип алган 4 мең сум акчаны да кире кайтарырга куштылар, дип аңлаттылар, – ди ул.

Терлекче, агрофирмада хезмәт хакын тоткарлыклар белән түлиләр, ди. Апрельдә февраль акчасын алу – халык өчен зур бәхет. Әле җитмәсә, шул аз акчаны да ике-өчкә бүлеп түлиләр икән.

– Хезмәт хакы булмагач, халык эштән китеп бетте. Алар урынына өч үзбәкне алып килделәр. Без моңа кадәр түздек инде. Бар кеше канәгатьсезлек белдерә. Ләкин авызыбызны: «Барыгыз, кайтып китегез. Эш тагын каян табасыз?» – дип кенә ябалар, – ди ул.

Сәлаховлар – ишле гаилә. Ике балалары инде үзләре дә гаилә корган, өчесе әле мәктәп укучысы гына. Люция апаның ире дә 35 ел шушы агрофирмада механизатор булып эшләгән. 12 мең сумнан артык хезмәт хакы алмаган. Узган ел, тормыш итәргә акча җиткерә алмагач, фермадан китеп, Дәвеш авылындагы фермерга эшкә урнашкан.

– Мондый шартларда тормыш итү бик авыр, – ди биш бала анасы. – Дүшәмбе көнне 6 мең алганчыга кадәр, өйдә бер тиен акчабыз юк иде. Сыерыбызда лейкоз чыккач, аны тапшырырга туры килде. Яңаны алырга акча җиткереп булмый. Ике үгез, бозаулар, кош-кортлар тотабыз.

Фирдүс Тямаев 10 бозау алган. Башкалар күбрәк яшелчә утыртырга һәм кош-корт санын арттырырга җыена

Бозаулар өчен түләү

Люция Сәлахова сүзләре буенча, үлгән маллар өчен акчаны яшь бозау караучы, ферма мөдире, осеменатор, мал табибының хезмәт хакыннан тотып калалар. Соңгысы исә, түзә алмыйча, шулай ук эшен калдырып кайтып киткән. Бу вазгыятькә карата әлеге фермада 2005 елдан бирле мал табибы булып эшләгән Дамир Сөләймановның фикерен беләсебез килде.

– Хезмәт хакыннан үлгән бозауга тотып калу дигән нәрсә күптәннән бар инде ул, – диде ул безгә. – Ай саен бер, я ике бозау өчен акча түлибез. Түләмәгән айлар сирәк. Бер бозау өчен якынча 2 мең сум алып калалар. Минем бер ставка хезмәт хакым – 17,5 мең сум. Түләү һәм башка чыгымнардан соң ашарга да акчам калмый. Күрше авылдан килеп йөрим. Шушы ике арада йөреп, машинаны туздырдым. Шуңа күрә эштән китәргә мәҗбүр булдым.

Мал табибы фикеренчә, бозаулар үлүнең төп сәбәбе – вакцина схемасының дөрес булмавы.

Әлеге ферманы без дә барып күрдек. Кызганыч, әйләнә-тирәсе бик пычрак булу сәбәпле, эченә үк уза алмадык. Шулай да берничә терлекче белән күрешеп сөйләшә алдык.

– Монда хезмәт хакы бик аз. Мал караучылар 5 мең сум акча ала. Авыру терлекләр дә күп. Мал табибы юк бит монда, – диде безгә исемен әйтергә теләмәгән бер терлекче.

Үзен Ландыш дип таныштырган апа килешү белән эшли икән. Әлеге вакытта Люция Сәлахованы алыштыра.

– Мин 20 мең сум акча алам. Килешү нигезендә эшләгәч, вакытында түлиләр, – диде ул.

Безнең сөйләшүгә сыер савучы Талия дә килеп кушылды.

– Мин сыер савам. Алты-җиде мең сум акча алам. Бик аз инде хезмәт хаклары. Кибеткә керер хәл юк, бәяләр котырып арта. Акча бернигә дә җитми. Бездә иң югары хезмәт хакы – 12 мең сум. Тана өйрәтүчеләр күбрәк ала үзе, – диде ул.

 Гаеп атта да, тәртәдә дә

«Апас-мол» агрофирмасының Горбунов бүлеге зоотехнигы Илсур Хәсәнов җаваплылыгында алты бүлекчә. Барысында бергә 4500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 2 меңе – сыерлар. Ундүрт авыл фермасында якынча 200ләп кеше эшли.

– Терлекчеләргә хезмәт хакын эшләүләренә карап түлибез, – диде җитәкче. – Бер баш бозауны исән-сау үстерсә, эшчегә 500 сум языла. Шулай ук хезмәт хакы алганда малларның никадәрле авырлык җыюына да игътибар итәбез. Бозау караучыларга ел ахырында өстәмә кызыксындыру чарасы да каралган. Бозауларның 95 проценты исән-имин калган очракта, 45 килограммлы үгез бозау бирәбез. Сыер савучыларга хезмәт хакы сөт күләменә һәм сыйфатына карап түләнә. Моннан тыш, башка төр өстәмәләр бар. Шуңа күрә терлекчеләр арасында 17 мең алучысы да, 25 меңгә эшләүчесе дә бар. Намус белән тырышып эшләгәннәрне ким-хур итмибез. Әйе, 12 мең сум алганнар да бар. Мөмкинлеккә карап инде. Яшермим, быел авырга туры килде.

Илсур Хәсәновтан үлгән бозаулар өчен хезмәт хакыннан тотып калу очраклары турында да сораштык. Аның әйтүенчә, бу сүзләр дөреслеккә бик үк туры килеп бетми.

– Терлекчеләр аны бик аңлап бетерми. Үлгән бозау өчен алынса да, ул акчаны башка җай чыгарып, барыбер түлибез. Сезнең белән сөйләшкән Люция очрагында хәлләр менә болайрак. Ул  хезмәт хакы исәбеннән бозау яздырып бирүемне сорады. 78 килограммлы бозау алган. Ләкин шул көннән соң эшкә чыкмады. Эш шунда ки, күптән түгел генә агрофирма капчыгын 2500 сумнан шикәр бирде. Люциянең хезмәт хакыннан шуны да тотып калдылар. Нәтиҗәдә кулына 2300 сум акча аласы булган. Ләкин ахырдан аңа 6 мең сум күчергәннәр. Шунысын да искәртим: бездә хезмәт хаклары бүлеп тә түләнә.

Фермер Гөлназ Щукина: «Халык химия ашап туйды»

Җитәкче әйтүенчә, аз хезмәт хакы алуда терлекченең үзенең дә гаебе бар.

– Тулы ай эшләгән вакыты сирәк аның. Үрнәк терлекче булса, ел ахырында бозавын җитәкләп кайтып китәр иде. Декабрьдә – 7, гыйнварда 23 көн эшләгән. Елына 263 көн эштә булган. Аның елга уртача хезмәт хакы 15 меңнән артык чыккан. Төрле кеше бар. Ферма бетә, эшсез калабыз, дип тын алырга да куркып торучылары да шактый. Ә бу апа район башлыгына кадәр барган, – диде Илсур Хәсәнов.

Агрофирмадагы вазгыять буенча  Апас районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтовка да чыктык.

– Әйе, сезнең килгәнне дә беләбез, – дип сүзен башлады идарә җитәкчесе. – Мин бу хәлне контрольгә алып, тикшерттем. Люция Сәлахова сүзләре дөреслеккә бик туры килеп бетми. Февраль аена аңа 16 мең сум хезмәт хакы чыккан. Шикәр, хезмәт хакы хисабыннан бозау яздырып алган булган, аның өчен тотканнар. Дөресен әйткәндә, Люциянең үзенең дә гаебе бар. Эшен җиренә җиткереп үтәмәгән. Гаеп ике якта да бар дип саныйм, чөнки «Ак Барс» агрохолдингының хәле авыррак. Терлек азыгы җитеп бетми. Продукция аз булгач, эшчеләрнең хезмәт хаклары да күп түгел. Шуның өстенә вакытында да түли алмыйлар. Әлегә март аеныкы күчмәде, февраль өчен ала гына башладылар. Әйе, чыннан да, бозау үлгәч, акчаны тотып калырга, дигән приказ да бар. Ләкин, закон буенча, аның 20 проценты гына тотылырга тиеш. Монда шулай булган да. Ферма белән идарә итүче егет Люцияне эшкә чакырып барган, тик әлегә ул чыкмаска булган.

Яхшыны, матурны гына күрсәтү барыбызга да күңелле анысы. Булдыклыларын да, тырышларын да, гөрләп торган тормышларны да. Тик авылның проблемалары да җитәрлек. Авыллар бетә, эшләргә кеше юк, дип бик еш ишетәбез. Тик шундый шартларда яшәгән, кулына аз хезмәт хакы тигән, анысын да вакытында ала алмаган халык букчасын сыртына салып авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була шул инде…

 

Республика буенча тармакта хезмәт хаклары

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, авылда уртача хезмәт хакы бер эшчегә 32480 сум туры килә. 2020 ел белән чагыштырганда, үсеш 23 процентны тәшкил итсә дә, республиканыкыннан 27 процентка кимрәк. Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакын Яшел Үзән районында алалар. Биредә «Майский» теплицасында уртача хезмәт хакы – 55,2 мең, «Ак барс» кошчылык комплексында 42,9 мең сумны тәшкил итә. Тукай районында да хезмәт хаклары яхшы (44,8 мең сум). Аның дәрәҗәсен 50,8 мең сум белән «Челны Бройлер» һәм «Камский Бекон» (51,1 мең) күтәрә. Моннан тыш, узган ел Чистай (33,2 мең) һәм Мамадыш (44,3 мең) районнарында күтәрелеш сизелде. Районда уртача хезмәт хакы 35 процентка арткан. Шулай ук Тәтеш, Аксубай, Актаныш районнарында да хезмәт хаклары даими рәвештә үсештә һәм башка тармаклардан күпкә калышмый.         

   Хуҗалыкларга килгәндә, Әлмәт районының «Союз Агро» (60,5 мең), Бөгелмә районының «Төньяк Нива» (45,5 мең), Буа районының «Акыллы ферма», Аксубайның «АФ АксуАгро», Чүпрәленең «Цильна», Тәтешнең «Бакырчы», Чирмешәннең «БиоАгро» җәмгыятьләрендә уртача хезмәт хакы 43 мең сумны тәшкил итә. Ә Әтнә районының «Дусым» агрофирмасында сыер савучылар – 49,8 мең, Мөслим районының «Август-Мөслим» оешмаларында 42 мең сум ала. 

Быел тармактагы уртача айлык хезмәт хакын уртача икътисад буенча 80 процентка кадәр күтәрү бурычы куелган.   

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү