Аслан Миргаязов: «Ялкауларны яратмыйм»

Үзе нәни генә, ә үзендә никадәр талант. Җырлый, музыка коралларында уйный, кинода да төшәргә өлгерә. Әлеге үткен, оста малай сәхнәдәге чыгышлары белән күпләрнең күңелен яулап өлгерде. Сүзебез  кечкенә йолдыз Аслан Миргаязов турында.

Кунагыбыз турында белешмә

Аслан – Флүзә һәм Алмаз Миргаязовлар гаиләсендәге төпчек бала.

Яшь йолдызчыкка – 9 яшь.

Ул Казанның 20 нче татар гимназиясендә 3 нче сыйныфта белем ала.

Киләчәктә актер булырга тели.

Җырлый, фортепианода һәм курайда уйный.

– Аслан, ничә яшьтән бирле җырлыйсың инде?

Мин 3 яшьтән  җырлыйм. Җырлавымны күп кеше ярата иде, әлеге шөгыль үземә дә ошады һәм шулай җырлый башладым. Беренче тапкыр «Сәләтле бәләкәч» дигән конкурста «Әссәләмәгаләйкем» җыры белән чыгыш ясадым.

– Сәхнәдә сиң үзеңне чын артистларча тотасың, бер дә дулкынланмыйсың кебек. Моңа кем өйрәтте?

Башта мин үзем җырчыларга карап өйрәндем, аннары миңа вокал укытучым Чулпан  Айдаровна Бикмиева булышты. Сәхнәдән курыкмыйм. Дулкынланмас өчен, гел шөгыльләнергә, ялкауланмаска, талантыңны үстерергә кирәк.

Әбри Хәбриев: «Салмыш, тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, диделәр»

– Татар җырчыларыннан кемнәрне тыңлыйсың?

– Иркәне, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовны тыңлыйм, Илназ Сафиуллинның җырларын яратам. Илназ абый белән күптән түгел «Балалар премиясе»ндә чыгыш ясадык. Миңа бик ошады.

– Җырлаудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Хәзерге вакытта мин ике театр студиясенә йөрим. Берсе – Гөлнара Качалованың актерлык осталыгы студиясе, икенчесе  – «Апуш» татар театр студиясе. Татар студиясендә бию, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал белән шөгыльләнәбез. Рус студиясендә сөйләм һәм хәрәкәт осталыгын үзләштерәбез. «Шаян ТВ»да «Шаяннар» һәм TMTV каналында «Балалы солянка» тапшыруларын алып барам.

– Синең шөгыльләрең шактый икән. Кайсы күңелеңә якынрак?

– Миңа  вокал белән шөгыльләнү ошый, тик үскәч актер булырга телим. Кинода төшкәнем дә бар. «Галиябану», «Микулай» һәм берничә кыска метражлы фильмда төштем. Ә узган елны «Билал» мөселман мультфильмын тавышландыруда катнаштым. Бәләкәй Билалны тавышландыру миңа  бик ошады.

–  Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?

Архитекторлар мәктәбенә йөрим, рәсем ясарга яратам. Фортепианода, курайда уйныйм.

– Иҗат юлыңда синең өчен кем үрнәк булып тора?

– Абыем Ислам. Ул да җырлый, курайда һәм фортепианода уйный.

– Иң зур хыялың?

– Актер булу.

                                                                              Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

Психолог: Баланы вакытын белеп кенә мактарга кирәк

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү