Марат Кәбиров: Һава торышын үзгәртә алмаган шикелле, илдәге вазгыятьне дә без үзгәртә алмыйбыз…

И зарланабыз инде без! Ил башлыкларыннан да, үзебез эшләгән оешма җитәкчеләреннән дә, гомумән, бөтен нәрсәдән дә зарланабыз. Сәбәпләре дә табылып тора аның. Әле хезмәт хакы артмый, әле бәяләр күтәрелә, әле эшләгәнне күрмиләр, әле эшләмәгәнне күрәләр. Cәбәпләре дә санап бетергесез инде аның. Шулай булгач, мөмкинлек чыкканда, үзеңне күрсәтеп калырга тырышасың. Зарлану шуннан хасил була.

Бер мәлне авылга кайттым. Хастаханәдән чыккан гына чак. Кул-аякларның рәте юк, буыннар сызлый. Кар гына яумасын иде, димен. Белгән бөтен догаларны укып бетердем. Югыйсә кар да көри алмый ятачаксың бит инде ир башың белән. Тик торганда да тынгы бирмәгән сызлану, эш эшләсәң, көчәеп кенә китә бит инде. Өстәвенә, табиблары да кат-кат кисәтеп кайтарды… Юк! Икенче көнне ишеп кар явып китте. Мин үземне кеше сүзенә бик исе китми торган адәм диебрәк уйлый идем. Алай түгел икән. Кар көрәргә йөрәк җитмәде. Күршеләр күрер дә я ялкау, я чиргә уралган, я исерек дип уйларлар кебек тоелды. Шуңа кар баскан урыннарга көне буе карап, эчем пошып йөрдем дә, караңгы төшкәч, көрәп бетердем. Әкрен генә, көчем җиткәнчә генә итеп. И сөендем инде үземнең кар көри алуыма! Ходай да сөенде бугай, мин көрәп бераз торгач, тагын яудырырга тотынды. Анысын иртән, кояш чыкканчы көрәдем. Кеше-фәлән күрмәде. Өченче көнгә буран чыкты һәм мин көрәгән урыннарны көрәлмәгән җирләр белән тигезләп куйды. Тагын төнне көтәргә туры килде. Шулай бер атна чамасы җәфаланганнан соң кар яумый башлады. Көннәр җылынды, өй кыегыннан тамчылар тама. Эш юклыгына сөенеп йөргән вакытта өй түбәсендәге кар ишелеп төште дә бөтен сукмакны диярлек каплап куйды. Монысы яңа яуган йомшак кар гына түгел инде, сулы, авыр, бер көрәге фәлән кило тарта торган. Ишегалдында булгач, төн җиткәнен көтмәдем инде, әкеренләп кенә ерып чыктым. Күршенең йорты да безнең ихатадагы кебек утыра. Аның өй түбәсендәге кар да безнең ишегалдына төшә. Монысын тәмамлауга мунча түбәсе…

Кемнән зарланыйм, кемне тиргим инде хәзер? Ил башлыкларынмы? Депутатларнымы? Колхоз рәисенме? Бригадирнымы? Табигатьнең тәртибе юк хәзер, бернәрсә дә даими түгел – һава торышы сәгать саен үзгәреп тора. Тик аны тиргәп булмый бит инде. Файдасыз. Тамагың ертылганчы кычкырсаң да, ул сине бар дип тә белми. Колагы ишетми дип булмый инде, безнең сүзләр аңа барып җитми, я аңлашылмый торгандыр. Безнең тел дә үз милләттәшләребез белән аралашыр өчен генә бит инде ул. Әле аларның да күбесе аңламый. Татарча белгәннәре дә. Син берне әйтәсең, алар икенче төрле ишетә. Үзләре теләгәнчә. Ә монда табигать! Ул әле үзен сиңа бик зур файда ясадым дип уйлый торгандыр. Табигатьне тиргәп булмый. Ә Ходайны – бигрәк тә. Аңа ялгыш тел тидерсәң, кар көрәп интеккән чакларың олы бәхет булып калырга да мөмкин. Алла сакласын Ходайга тел тидерүдән. Менә шулай булгач, кар күпме яуса да, аны күндәм генә көрисең дә үз эшеңнән тәм табып, тыныч кына яши бирәсең.

Яңгыр яуса да шулай. Әйтик, менә җәй көне. Эссе кояш кыздыра. Син, маңгай тиреңне кул сырты белән сөртә-сөртә, тының-көнең бетеп печән чабасың. Көн болай торса, кичкә җыеп алырлык булачак, дип сөенәсең. Һәм… Чабып та бетерәсең, яңгыр коеп та китә. Могҗиза инде бу. Әллә чабылган үләннең болытны тарта торган берәр көче бар ул, аңламассың. Алай түгелдер инде… Әле әйләндерә-әйләндерә киптереп, чүмәлә салам дип кенә торганда тагын явып китә. Шундый хәлләр.

Уйлап карасаң, хәтта табигать тә, хәтта Аллаһы Тәгалә үзе дә без теләгәнчә генә эшләми. Ләкин без зарланмыйбыз, булганына шөкер итеп, булмаганына өмет итеп, басынкы гына яши бирәбез. Шулай булгач, ул ил башлыклары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр ничек без теләгәнчә эшли алсын ди инде? Хәтта бик-бик теләсәләр дә булдыра алмаслар иде. Шуңа күрә теләмиләр дә. Теләгәнеңне булдырырга, булдыра алмаганыңны теләмәскә кирәк. Алар моны яхшы аңлый. Ә инде үзең теләгәнчә эшләргә уйласаң, үзең эшләргә кирәк. Анысы да гел килеп чыкмый әле.

Ә без зарланабыз… Чынында безнең зарлану, җитәкчеләрне тиргәү чын күңелдән түгелдер инде ул, һава торышы турында сөйләшкән кебек кенәдер. Һава торышын үзгәртә алмаган шикелле, илдәге вазгыятьне дә без үзгәртә алмыйбыз… Бугай…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү