Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта

Бүген,  11 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төнлә 0-5 градус җылы,  көндез 12-17 градус җылы булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

12 апрельдә дә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Төнлә 1-4, көндез 10-15 градус җылы булыр дип көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү