Өшкерүче Резеда Исхакова: «Башта чит баланы, аннан үземнекем дәваладым»

 Ул мине үзе эзләп тапты. Ул чакта «ВТ» битләрендә авыр хәлдә калган хатынның язмышы хакында язган идем. Язма газетада басылып ике-өч көн үттеме икән, миңа чит номердан берәү шалтырата. Резеда апа икән.

– Мин сезнең язмагызны укыдым. Зөһрәгә ярдәм итәр идем. Кешеләр дәвалыйм мин. Алар күп итеп күчтәнәчләр китерә. Ә миңа теләсә нәрсә ашарга ярамый. Әгәр риза булса, мин аңа ярдәм итәр идем, – диде ул. – Мин кешеләрне дога белән өшкерәм, ярдәмем кирәксә, килерсең, – дип тә өстәде.

Сөйләштек тә бетте. Мин үз эшемә чумдым. Ә Резеда апа мине онытмаган булып чыкты. Быел гыйнвар аенда коронавирус белән авырып ятканда, ул миңа тагын шалтыратты. Беренче сүзе: «Балам, гафу ит, син авырмыйсыңмы? Миңа Аллаһы Тәгалә сине ташламаска куша».

Ни әйтергә белми калдым. Чынлап та, хәлем шәптән түгел, урыннан тормый ятуымның өченче көне иде. Күздән мөлдерәп яшь ага. Ә ул: «Борчылма, тереләсең син. Аякка басуга, яныма кил», – ди.

Әмма нигәдер мин һаман да Резеда апага барып җитә алмадым. Инде буш вакыт табылып, ул әйткән адрес буенча китсәк тә, ул яшәгән бистәдә ярты сәгатьтән артык адашып йөрдек. Юкса, аның йорты тирәсендә генә икәнбез.

– Бозыгы булган кешене шулай йөртәләр, – дип каршы алды ул безне.  Ә аннары догалар укып өшкерергә кереште. Әлегә кадәр минем мондый кеше белән очрашканым юк иде. Аның сөйләгәннәрен шаккатып тыңлап утырдым.

–  Миңа 32 яшь чагында әни үлде. Ул үлгәч, дога укырга кирәк бит инде. Үзе өйрәткән «Ихлас» сүрәсен  өч тапкыр укыйм да ун тапкыр бисмилламны әйтәм. Шуннан әни матур итеп төшкә керде.  Мин әкренләп дингә килдем.  Нургаян исемле әби догалар өйрәтте миңа. 45 яшемдә лепкә сөягем ачылды. Яңа туган баланың башында ачыклык була бит әле. Әнә шул ул, – ди Резеда апа.

Баксаң, шул лепкә сөяге аша энергия ала һәм кешедәге бозыкны чыгара икән. Үзендә дәвалау көче бар икәнне дә төшендә күрә ул. Казанга килгәч, бер гаиләнең баласын карый башлый. Балада церебраль паралич була. Резеда апа шул баланың аягына массаж ясарга тотына. Бала башта утыра, аннан тәпи китә. Икенче итеп, үз улын дәвалый. Аның ашказаны авыртуны бетерә. Улы терелеп, армиягә киткәч, башка кешеләрне кабул итә башлый.

– Начар кешеләрне шундук сизәм. Мине бутамасыннар, күрәзәче түгелмен. Мин кешеләргә ярдәм итәм. Аларны дәвалыйм, бозыкларын чыгарам. Соңгы елларда бозык ясаучылар артты. Миңа сихерчеләр дә килә. Андыйларын фәрештәләр шундук сиздерә, – ди Резеда апа. – Туганнар да бер-берсенә бозык ясый. Көнләшү бар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аларны дәвалап җибәрәм. Рәхмәтле кешеләр күп. Кешеләрдән акча сорап алмыйм. Ниндидер бәя куярга минем хакым юк. Бирәләр икән, дога кылам. Мин Аллаһы Тәгалә биргән кәрамәтем (сәләтем) белән акча эшләргә тиеш түгел.

Резеда апа авыруларны көндез кабул итә. Алар киткәч, йоклап ала. Кичке унда торып, таңга кадәр намаз укып чыга. «Төнне гыйбадәттә үткәрәм», – ди ул.

– Күп Коръән сүрәләрен минем башыма Аллаһы Тәгалә кертте. Мин аларны ятламадым. Фәрештәләр, кешесенә карап, кемгә нинди дога һәм аны ничә тапкыр укыйсын әйтеп тора. Төрле чаклар бар. Кайбер кешеләрне дәвалап булмаганны да беләм. Фәрештәләр аның үләсен сиздерә. Андыйларны дәваларга кушмыйлар, – ди ул.– Үземә бирелгән кәрамәтем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Ул миңа зур бүләк бирде. Ә мин аны үтәргә, кешеләргә ярдәм итәргә тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


21 фикер

  1. Шундый кочкэ ия кешене кадерлэптотароа кирэк нпродная медицина дигэн цегтрлар ачып аларга условиялэр тулыру кирэк.

  2. Исэнмесез, мина Резеда апанын адресын, номерын эйтэ алмассызмы икэн

  3. Хэерле кон
    Резедэ Исхакованы ничек табарга, момкин булса телефон номерын бирсэгез иде

  4. Садик яшендяге бала курка ошкермчссез микян. Стерлитамак шахаре

  5. Исэнмесез редакция,Резеда ханымнын телефонын рэхим итеп жибэрегез эле.Мин бик каты авырам,?8ел коляскада утырам.Мина ярдэме тияр дип ышанам.

  6. Резеда Исхакованын телефонын адресын бира алмыйсызмы безга бик кирак жибарегез пожалуйста

    1. Резеда Исхакованың телефонын,адресын бирегез әле пожалуйста биктә кирәк иде

    2. Аллаха тэгалэ ярдэменнэн ташламасын, сэлэмэтлек бирсесен. Адресын языгыз эле.

  7. Аноним Исенмесез . Мина да Резеда апанын номерын,адресын жибере алмассыз микен.

  8. Телефон комерын, адресын сорап язучыларга эйтэсем килэ, барып вакытыгызны сарыф итмэгез!
    Бер ни белми дэ, курми дэ. суз генэ жыеп утыра, аннан шул сузлэрдэн чыгып, кыек атып туры тидермэкче була.
    Ничек жаваплар эзлэп килдем, шулай кайтып киттем бернисез…

Җавап Отменить ответ