11 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне

1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагерендагы тоткыннарның баш күтәрүе истәлегенә гамәлгә куелган. Бухенвальд иң зур концлагерьларның берсе була. Ул 1937 елның июль аенда Веймар шәһәреннән ерак түгел урында сафка баса. 1945 елга аның инде 66 филиалы була, иң зурлары Германия территориясенә урнаша.

8 ел эчендә бу үлем лагере аша 240 мең тоткын уза. Алар җинаятьчел медицина тәҗрибәләре өчен кулланылалар, җәзага тартылалар, шулай ук сәнәгать фирмаларында эшлиләр.

Бухенвальдта 18 милләттән булган 56 мең кеше юкка чыгарыла. Алар арасында 19 мең совет хәрбиләре була.

1945 елның 11 апрелендә союз гаскәрләре якынлашуын ишеткәч, уннарча мең тоткын кораллы фетнә күтәрә. Алар җитәкчеләре белән бергә  200 гә якын сакчыны кулга алалар. 12апрель көнне лагерьга Америка гаскәрләре бәреп керә.

Паркинсон авыруына каршы көрәш көне

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Бу авыру турында мәгълүмат җиткерү һәм авыруларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен эшләнә. Әлеге дата очраклы гына сайланмый. 1755 елның 11 апреле – бу авыруны тикшерүче Англия табибы Джеймс Паркинсонның туган көне. Паркинсон авыруы нигездә өлкән яшьтәге кешеләрдә пәйда була. Ешрак индустриясе алга киткән илләрдә күзәтелә. Европада бу авыру 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 100 кешегә 1,6-1,8 очрак теркәлә.

Керчь азат ителә

78 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы вакытында Керчь шәһәре азат ителә. Фашистлар тарафыннан басып алынган 320 көн эчендә анда 15 мең кеше үтерелә. Шулкадәр үк кеше Германиягә эшкә куыла. Шәһәр җир йөзеннән бөтенләй диярлек юкка чыгарыла. Немецлар завод-фабрикаларны җимерәләр, күперләрне, судноларны яндыралар, парк-бакчаларны юкка чыгаралар, тимер юлларны шартлаталар.

1973 елның сентябрендә Керчь шәһәренә Герой-шәһәр исеме бирелә.

Россия гербы

165 ел элек император Александр Икенче ике башлы бөркет төшерелгән Россия гербын раслый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү