Доллар сатуга чыгамы?

  Россиянең икътисад мәйданында санкцияләргә бәйле кызык хәлләр башланды. Әлегә тыюлар безне көчле итеп кенә калмый, баетып та ята. Илгә шактый валюта агылды.

Углеводородларга, бигрәк тә газга бәяләр күтәрелү үз эшен эшләде. Россия сумы резерв валюталарына карата кискен ныгый башлады. Хәтта санкцияләргә кадәрге күрсәткечләрне узып китеп, илле-алтмыш сумга кадәр ныгырга ихтимал булган доллар перспективасы барлыкка килде. Долларның ныгуы – гади халык өчен яхшы күренеш инде ул. Валюта спекуляцияләре белән мавыкмасаң да, импортка бәяләр төшеп, матди хәлне яхшырта. Әмма хөкүмәтнең финанс блогында артык көчле сумны яратмыйлар бер дә, чөнки кыйммәтле валюта сатып, бюджетны тутырырга ияләнделәр. Эчке базарда үзебез җитештергән товарларның кыйммәтләнүе дә бюджетка файда ул, уйлап карасаң. Кыйммәткә сатылган товар салымны да мулрак китерә. Менә шундый каршылыклар көрәше пәйда булды. Валютаның ныгуы яхшы да, начар да, бәяләр күтәрелү дә шулай ук. Алтын урталыкны эзләргә туры килә.

Валюта ныгуның объектив сәбәпләре күп. Бердән, төп ставка чамасыз югары. Бу халык кулындагы акчаларның бер өлеше товар алуга да, доллар-евро сәүдәсенә дә түгел, депозитларга китә дигән сүз. Экспорт табышы арту турында әйттек инде. Чикләүләр импортның бик нык кимүенә китерде. Долларның бик кыйммәт йөрүе дә импортны файдасыз итә иде. Кыйммәтле чит ил товарларын сатып алучылар аз булачак бит.

Биржада валюта сатып алучы брокерларга да чамасыз зур комиссияләр түләргә туры килде. Күләме башта 30 процент иде, аннан соң 12гә кадәр йомшартылды. Иң мөһиме: физик затларга банклардан валюта сатып алу мөмкинлеге юк иде. «Җитмеш биш сумга доллар сатасызмы?» «Юк, күрсәтәбез генә», – дигән анекдот та тудырды бу хәл. Көләргә була, әлбәттә, әмма чит илгә җыенгансың, билетың бар – кесәңдә валютаң юк икән, елыйсы да килергә мөмкин. Төрек банклары «Мир» картасы аша бер долларга ике йөз сум түләп, валюта алыштырырга мөмкинлек бирә башлады. Кайбер Урта Азия илләрендә соңгы көннәрдә йөз егерме сумнар тирәсенә доллар алып була дип әйтәләр иде.

Үзәк банк, ниһаять, долларның чын бәясен ачыкларга булды. Башта төп ставка бераз төшерелде, валюта алганда, брокерлар түли торган комиссияне дә бөтенләй бетерергә җыеналар. 18 апрельдән банкларга валюта сату да рөхсәт ителә башлый. Ләкин банклар үз кассаларына 9 апрельдән соң кергән валютаны гына сата алачаклар. Моның бер нечкә ягы бар: илгә кәгазь долларлар һәм евролар кертү тыелды бит. Шулай булгач, банклар «тере» валютаны каян алалар? Гражданнар үз кесәләрендәге валютаны сатса гына. Менә мондый вазгыятьтә банкларда валюта курсының ничек буласын әйтү бик кыен. Үзәк банк билгеләгән курс белән банк кассасындагы курсның бик нык аерылуы ихтимал. 18 апрель ерак түгел бит. Көтеп карыйк.

Бер нәрсәне истә тотарга кирәк: илгә килә торган валюта елгаларының ташуы – вакытлы күренеш. Бердән, углеводородларга бәя төшү ихтималы да юк түгел, икенчедән, Россиядән аларны алуны киметергә җыеналар. Шулай булгач, акчасы барлар бераз валюта запасы булдырса, зыян итмәстер, мөгаен.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү