Россия Президенты Владимир Путинның Австрия канцлеры Нехаммер белән очрашуы башланган. Бу хакта Кремль вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итә.
“Очрашу бара инде”, – дигән ул “РИА Новости” хәбәрчесенә. Украинадагы хәлләргә бәйле сөйләшүләр Путинның Ново-Огареводагы резиденциясендә үткәрелә.
Австриянең Kronen Zeitung газетасы аныклап үткәнчә, сөйләшүләр, киңәшчеләрдән башка гына, бергә-бер алып барыла. Шул ук вакытта басма Владимир Путинның инглиз һәм немец телләрен белүен искәртеп үткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat