Дмитрий Квартальнов “Ак барс”тан китә. Казан командасында яңа баш тренер булачак

Дмитрий Квартальнов “Ак барс” хоккей командасыннан китә. Бу хакта Казан клубы рәсми рәвештә хәбәр итте. Клуб сайтындагы хәбәрдә танылган остазга Татарстан хоккеен үстерүгә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдергәннәр һәм киләчәктә уңышлар теләгәннәр.

Әлеге хәбәрдә әйтелгәнчә, Дмитрий Квартальнов җитәкләгән чорда Казан клубы үзендә тәрбияләнгән уенчылар саны, үз бозында уздырган очрашуларга җыелган тамашачылар саны буенча рекорд куйды. Ул эшләгәндә “Ак барс”та тәрбияләнгән 20 егет төп командада уйный башлады. Казан командасы Россия чемпоннатының көмеш һәм бронза медальләрен отты.

Марат Вәлиуллин, «Ак Барс»ның генераль менеджеры:
– Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булды. Аны чакырып китерү стратегик максатларның бер өлешен үтәргә мөмкинлек бирде. Әмма без Кубок яулый алмадык, шуңа күрә тренерлар штабы белән килешүне озайтмау карары кабул ителде. Һәр белгечкә уенчыларыбызның үсеше өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә уңышлар телибез. «Ак Барс»ның яңа баш тренеры 1 майга кадәр билгеләнәчәк.

Дмитрий Квартальнов:
– Мин клуб һәм республика җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре һәм “Ак Барс”та баш тренер булып эшләү тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдерәм. Җанатарларга, хезмәткәрләргә, уенчыларга һәм иганәчеләргә даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Кубок ота алмадык, әмма команданың моңа ирешү өчен зур мөмкинлеге бар. Мин Казанда бергә эшләгән хоккейчыларга ышанам һәм һәрберсенә уңышлар телим.


Фикер өстәү